Сиринә Насыйбуллина - “Татар кызы” бәйгесе финалисты
“Әлеге бәйгедә катнашуым белән мин бик бәхетле.
Ике атна эчендә кеше гомере буе яшәп тә җыя алмаган гыйлемне туплау мөмкинлеге бирелде безгә”, - ди Сиринә.
Сиринә Насыйбуллина – Яшел Үзән районы Мулла Иле авылы кызы. Республикакүләм “Татар кызы” бәйгесендә катнашкан 1000-ләгән конкурсант арасыннан финалга үткән 11 финалист кыз арасында ул да бар. Без авылдашлары, райондашлары өчен бу – зур куаныч, горурлык.
“Татар кызы-2022” бәйгесенең максаты – яшьләрнең сәләтләрен ачу, белемнәрен барлау, аларда мәдәни-рухи мирасыбызга карата кызыксыну уяту, туган телебезне үстерү, гореф-гадәтләрне саклау. Сиринәнең бәйгедә катнашып, финалга узуы – тырыш, сәләтле, белемле, милләт җанлы, акыллы, булдыклы татар кызы булуын дәлилли.
1997 елның 31-нче декабрендә әтисе Ренат абый һәм әнисе Әнисә апаның икенче баласы, апасы Алинәнең яраткан сеңлесе булып дөньяга килә ул. Сиринәнең әтисе Ренат абыйның кулы һәр эшкә ята, менә 20 еллап ул тимер юлда эшли. Әнисә апа исә авылыбызга Арча районы Түбән Аты авылыннан килен булып төшкән. Милләтебезгә күп танылган шәхесләрне бүләк иткән данлыклы Арча ягыннан булгангамы, Әнисә апа үзе дә искиткеч моң иясе. Кызларына матур җырлау сәләте, белемгә омтылучанлык, һичшиксез, әниләреннән күчкәндер. Башлаган эшләрен җиренә җиткереп эшләү, тырышлык – әтиләреннән кабул итеп алган үзенчәлекләредер, мөгаен.
Бакчага йөргән вакытларында ук “Сөмбелә” балалар бакчасының тәрбиячесе Нәрзилә апа Баһаветдинова аның җырга-биюгә осталыгы барлыгын күреп ала. Сабый баланың кечкенә генә уңышларына да сөенеп, Сиринә йөрәгендә җыр-биюгә мәхәббәт уята.
Мәктәпкә кергәч тә, Сиринәнең сәләтле бала булуына игътибар итми калмыйлар. Ул вакытта Мулла Иле мәктәбендә музыка фәнен укыткан Зөләйха апа Сафина аны һәм сыйныфташ кызларын җырларга, нота серләренә, баянда уйнарга өйрәтә. Күршедә генә торгач, кызлар дәресләрдән соң да укытучы апалары янына кереп, дәрес алалар.
Мәдәният йорты сәхнәсенә дә иртә менә Сиринә. Мәктәптә укыган дәвердә дә, аннан соң да концертларда катнашып, җырлап, биеп, шигырь сөйләп үз осталыкларын тагын да үстерә. Башта мәдәният йорты мөдире булып эшләгән Гөлинә апа Гаптелхәева җитәкчелегендә, аннары Рәзинә апа Сәйфетдинова оештырган чараларда актив катнаша. Авыл җирлеге белән генә чикләнмичә, мәктәп елларында “Сәләт” яшьләр лагерендә була, мәктәпне тәмамлап, 9-нчы сыйныфтан соң Казан педагогика көллиятендә укыган вакытларында “Орлёнок” лагерендә әйдәман булып эшли. Биредә балалар белән эшләү дәверендә үз һөнәрен тәгаен дөрес сайлаганлыгына инана.
Сиринә бүгенге көндә Казан шәһәренең 18-нче номерлы татар гимназиясендә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Аның белән бергә эшләүче коллегалары Сиринәне яхшы яктан гына тасвирлый. Бәйгедә катнашырга да нәкъ менә алар үгетли үзен. 18-нче номерлы татар гимназиясе укытучысы Галиева Фәния Наил кызы Сиринә турында болай ди:
"Милләт анасы исемен йөртәчәк татар кызы иң матур, иң саф, иң әдәпле, иң тырыш, иң акыллы, иң белемле, һәм иң миһербанлы булырга тиеш минемчә.
Ә менә безнең Сиринәбезгә килгәндә, шушы татар кызына булган хас сыйфатларны ул, үз эченә ала. Әле шулай гына да түгел, авыр чакта иң беренче булып ярдәмгә килүче дә - ул. Гимназиябез ишеген ачып керүгә үк "Хәерле иртә барчабызга да" - дип елмаеп, нур чәчеп керүе генә ни тора аның.
Каендай төз, нәфис гәүдә, өзелеп чыгардай нәзек билле бу сылу кызыбызның янып торган, зәңгәрсу күзләрендә ниндидер серлелек тә бар әле аның.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә Сиринә ул беркем белән дә алыштыргысыз, табигать тарафыннан тәрбияләнгән чын татар, авыл кызы.
Мин аңарга үз чиратымда уңышлар телим. Киләчәге якты, өметле булсын, дигән теләктә калам."
Укытучы булу теләге Сиринәне балачактан озата килә. Әнисе искә алаганча, ул үзе башлангыч сыйныфларда укыган вакытларында ук үкчәле түфлиләр киеп, кулына журнал тотып, уенчыкларына дәрес бирә торган булган. Шул хыялы һәм тырышлыгы аны Казан педагогика көллиятенә алып килә. Аны тәмамлагач та, Сиринә укуын Казан федераль университетында дәвам итә.
Мәктәптә укыган елларында ук үзен белемгә омтылучан, җаваплы, актив укучы буларак күрсәтә ул. Сыйныф җитәкчесе Фәридә апа Нуруллина аның турындагы фикерләре белән уртаклашты:
“2009 нчы елдан 2014 нче елның язына кадәр 5 ел дәвамында мин Сиринәнең сыйныф җитәкчесе идем. Сиринә сыйныфта белем ягыннан да, характерлы сыйфатлары, җәмәгать эшләрен башкару буенча да иң актив, иң яхшы, иң талантлы укучы булды. Ул гел 5 ле билгеләренә генә укыды, дәрес материалын бик тиз отып алып, иптәшләренә дә аңлата иде. Математика укытучысы Резидә Хәбибрахман кызы Фәтхуллина Сиринәнең уңышларын болай сурәтли:" Математика фәнен бик җиңел үзләштереп барды. Ул моңа сәләте, тырышлыгы, дәресләргә һәрвакыт әзерләнеп йөрүе аша иреште. Сиринә сыйныфташларына да фәнне өйрәнүдә бик теләп ярдәм итте". Җәмәгать эшләрендә лидер буларак башлап йөрде, бирелгән эшне җиренә җиткереп үтәде, башкалар да аның кебек булырга тырышалар иде. Сиринә сыйныфташлары арасында зур авторитет казанды. Мәктәпнең гомуми чаралары да Сиринәдән башка узмады. Фән буенча олимпиадаларда Сиринә алдынгы урыннарны яулады. Сиринә - нык характерлы, игътибарлы, тырыш, тыйнак укучы. Ул үзенә генә хас ниндидер тылсым белән башкаларны үзе артыннан ияртә белде. Иптәшләре белән дус-тату яшәделәр, укытучыларны ихтирам иттеләр, әти-әниләрен яраттылар, өмәләрдә актив катнаштылар. Эш сөючән, балалар булып үстеләр. Биредә Сиринәнең өлеше бәяләп бетергесез булды. Мин бу сыйныфта 5 ел җитәкче булу дәвамында бер генә конфликтлы очракны хәтерләмим, чөнки Сиринә минем беренче ярдәмчем иде. Бу сыйныфтагы балаларга рәхмәттән башка бер сүз әйтә алмыйм. Барысы да бәхетле булсыннар. Уңышлар телим!”
Шундый зур, республикакүләм бәйгедә катнашу, көч сынашу җиңел түгел. Бу күп энергия, тырышлык, вакыт таләп итә торгандыр. Ләкин “Тырышканың кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен” дигән бит борынгылар. Монда алган тәҗрибә, белемнәр сине гомер буена озата барыр, файда китерер, үз җимешләрен бирер, Сиринә!
Инде иртәгә, 11-нче декабрьдә, Пирамида күңел ачу үзәгендә “Татар кызы” республикакүләм бәйгесенең йомгаклау тамашасы үткәреләчәк. Әзерләнү мәшәкатьләре белән вакыты бик тыгыз булуга карамастан, Сиринә бер соравымны да җавапсыз калдырмады. Аның бәйгегә карата фикерләрен сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәсем килә:
- (Р.М.): Сиринә, “Татар кызы” бәйгесендә катнашып, 1000-ләгән конкурсант арасыннан финалга уздың. Чын күңелдән котлыйбыз сине! Бәйгедә катнашу сиңа нәрсә бирде? Үзеңдә нинди яңа сәләт, мөмкинлекләр ачтың?
- (С.Н.): Зур рәхмәт! “Татар кызы” бәйгесенең финалист кызлары белән якыннанрак танышкач, мин үземне бер уйда тотып калдым: "Сиринә, яшь чагында, мөмкинлекләр булганда укырга кирәк, үз өстеңдә эшләргә кирәк" дип әйттем үземә. Чөнки һәрбер кыз белән сөйләшкәч мин үзем өчен ниндидер яңалык һәм ачышлар ясадым. Гомумән "Татар кызы" - ул җыр-моңнан гына торучы бәйге түгел, ә иң беренче чиратта туган телгә мәхәббәт уяту, гореф-гадәтләрне онытмау, аларны хөрмәт итү бәйгесе дә. Бу бәйгедә мин һәр яклап үземне сынап карадым. Монда белем дә, сөйләм теле дә, сәхнәдә үз-үзеңне тота белү дә керә.
- (Р.М.): Синеңчә бүгенге көндә татар кызлары өчен нәрсә приоритетлы булырга тиеш?
- (С.Н.): Миңа калса, бу үз өстеңдә эшләү, яңалыкка омтылу һәм инде киләчәктә гаилә корып, АНА исемен горур йөртү. Гаилә һәм карьера арасында гармония урнаштыру. Чөнки хәзерге заман татар кызлары алар һәр яклап булган кешеләр. Һәм менә бу ике әйбер арасында баланс булдыру бик мөһим, дип саныйм.
- (Р.М.): Зур рәхмәт җавапларың өчен, Сиринә! Без синең җиңүләрең өчен ихластан куанып, алга таба да зур уңышлар теләп калабыз!
Авылыбыз, районыбыз данын еракларга таныткан шәхесләребез белән чиксез горурланабыз. Кая гына барма, нинди генә чарада катнашма, кайсы төбәктән булуыңны белүгә “Ә-ә-ә, беләм, бу бит Баһаветдин һәм Гайнан Вәисевләре, Хәйретдин Гыймадилары, Гомәр Саттаровлары, Равил Сәйфетдиновлары белән яхшы таныш Мулла Иле авылы!” диләр. Бүген исә сүзем тарих турында түгел, ә бүгенгебез һәм киләчәгебез турында булды. Мондый зыялы, белемле, сәләтле яшьләребез булганда, милләтебез киләчәге, һичшиксез, өметле!
Рәмилә Майорова
(Мулла Иле – Казан)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев