Синтәк: авылы матур, халкы бердәм
Карагуҗа җирлегенең бик матур урынында урнашкан ул Синтәк авылы.
Тип-тигез юллы, чәчәкле капка төпләре, чип-чис та урамнары белән үзенә җәлеп иткән Күлбаш авылын чыгып, азрак басу юлын узгач, Синтәккә барып җитәсең. Ерактан ук күзгә түгәрәк күл ташлана. Гомумән, үзеңне салага түгел, ә табигатьнең гүзәл бер почмагына килеп эләккәндәй хис итәсең.
«Безнең авылдан атаклы кешеләр, бөек шәхесләр чыкмаган. Һәрхәлдә, мин белмим. Ләкин авылыбызның кешеләре – аның иң зур байлыгы. Алар гади, булган, уңган эш кешеләре. Хәләл көч белән хезмәт итеп, тир түгеп көн күрәләр, тормыш дилбегәсен тарталар да, тарталар...» – дип яза «Туган авылым – Синтәгем» китабы авторы Гөлшат Шәйхелисламова. Алар ире Нурислам белән узган ел гаять зур эш башкарып, авыл тарихына, халкына багышланган искиткеч бай эчтәлекле китап бастырып чыгара. Чөнки алар: «Мәктәп программасы буенча Мисыр фиргавеннәре тарихларына кадәр өйрәндек, ә менә үз авылыбызның, нәселебезнең тарихына битараф, аны белмибез. Бу бик тә аяныч!» – дип, җаннары әрнегәнгә әлеге хезмәткә алына һәм уңышлы гына башкарып та чыга. Ник безнең нәселне төшереп калдырдыгыз, дигән дәгъва булмасын өчен, китапны язуда барлык авыл халкы да актив катнаша, димәк уртак көч белән барлыкка килгән зур истәлек бу. Ә инде авылның тарихына күз салсак, китапта түбәндәге юллар бар:
«Авылның Синтәк (Сентяк) ханның исемен йөртүе дә ихтимал. Тохтамыш хан – Чыңгыз ханның оныгы. Синтәк хан – Тохтамыш ханның улы. Тарихтан билгеле: «1395 елның 14 апрелендә, Тохтамыш армиясенең Кара би җитәкчелегендәге бер өлеше Каравай тирәсенә кайтып төпләнә». Шуңа күрә, Каравайның – Кара би, Карау җаның – Кара хуҗа, Чүрчилнең – Чура би, Синтәкнең – Синтәк хан исемнәре белән бәйле булуы бик мөмкин».
Биредә кышын алты хуҗалык исәпләнсә, җәен авылда халык саны кайткан бакчачылар белән сизелерлек арта. Иии, бетеп, сүнеп бара икән инде дип әйтергә ашыкмагыз әле, Синтәккә аяк басуга иң әүвәл яңа салынучы йортлар күзгә ташлана. Кайталар, кайчандыр бәхет эзләп китүчеләр туган якларына кайта... Чөнки туган нигез, туфрак үзенә тарта.
Район газетасыннан килүебезне ишетүгә, Гыйләҗевлар капка төбенә халык җыелды. Менә, валлаһи дип әйтәм, бер авылда да шулай очрашып, күмәкләшеп сөйләшкәнебез, эч серләребезне бушаткан юк иде әле. Китапта язганча, үтә тырыш, гади, ихлас халык яши биредә. Туган авылларын яратулары, аның өчен җан атулары әллә кайдан күренеп тора. Рәхимә Яруллинаны (Сәлахова) гына алыйк, урам уртасына басып: «Туган авылым минем каршымда, эх, күңелем һаман ашкына шунда», – дип, яңгыравыклы тавышы белән җырлап җибәргәндә, тәннәрем чымырдап куйды. Менә кайда яши бит ул талант ияләре. Рәхимә апаның тавышы Күлбашка кадәр ишетелмәдеме анда?! Ишетми, күрми калучылар Синтәк җырчыларының чыгышын безнең социаль челтәрләребездә бирелгән видеоны кереп карый ала.
(Язманы тулысынча 50нче санында укый аласыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев