«Синең генә күзең тиде бугай, бер үрдәгем бүген тәгәрәп, үлеп ята» (тормыштан)
Авыл турында язмаларымны дәвам итәргә булдым әле. Кешеләрне күзәтсәң, бик кызык фикер йөртүчеләр бар. Кайберләрен тыңласаң, дөньяда яшәүнең ямен тапмый башлыйсың. Кешене тыңларга, үземчә эшләргә яратам.
Гомрә хаҗына барырга җыенган чагым, танышлар арасында: «Анда кешеләрне таптап китәләр, үлүчеләр күп икән», – диючеләр булды. Моны динне белмәүчеләр әйтә, чөнки безнең хакта бар нәрсә Ләүхелмәхфүздә, ягъни язмыш китабында күптән язып куелган: кайчан ни буласы, күрәчәкләр, үләсебез дә... Гомере өзелүчеләр булгалыйдыр, әмма махсус шунда үлеп калырга теләп, хаҗга 8 тапкыр барган әби турында да укыган булды. Өлкәннәр белә: анда үлеп калу – зур мәртәбә.
Гөмбә, җиләккә йөрим, дисәң, быел еланнар күп икән, дип куркыталар. Аллаһ сакласын, язмышыңа ни язгандыр. Совет заманында без мунча салганда, каяндыр тузбаш килеп, мунча нигезенә яткан иде, аны да «безгә кер», дип, күрше апа чакырып алды. Имеш, елан керсә, байыйсың дигән гыйбарә бар икән. Иделнең теге ягында яшәүче райондашлар күптән баеганнардыр инде, аларның ишек аллары, урамнарында еланнар күп күренә, дип язып торалар. Еланны өч тапкыр очраттым: берсе – урман янындагы чишмә буенда җылы кояшка чыгып яткан иде, икенчесе – мин гөмбәгә барганда, асфальт юлдан шуышып, урман эченә кереп китте. Өченчесе – чикләвек җыйганда, аяк яныннан шуып үтте. Алар тузбаш булган инде, Аллаһ саклады, еланнар белән очрашырга язмасын.
Балачакта урманнан, иртә яздан яфраклы көзгә кадәр, кайтып кергән булмады инде. Кул белән йолкып та, урак, чалгы белән дә «уфаллада» тартып кайтырлык печәнен, аннан куак утынын, казлар симертергә имән чикләвеген, үзебез ашый торган чикләвекне, сарыкларга миллек, яфрак җыя идек. Шөкер, еланнар очратмадык. Аннан, юлдагы күлләвекләрдән яулык белән сөзеп, су эчә идек, анда да елан була, дип, уйлап та карамаганбыз. Ни юрасаң, Аллаһ шуны чынга ашыра бит инде. Кешеләргә дә һәрчак исән-сау йөрүне генә теләргә кирәк. Бөтен яхшылык кире кайта, шулай ук начары да…
Һәр көнне Аллаһ бүләге дип кабул итәргә кирәк. Кем кайчан китәсен белеп булмый, уйлап кына сөйләү мөһим. Сүз гөнаһысы да, күз гөнаһысы да бар бит. Матурлык, уңганлык күрсәк, иң беренче «сөбханАллаһ» сүзен куллану кирәк. «Киемең килешле, алкаң матур, үрдәк-казларың шәп үскән, оныкларың тәртипле...» кебек сүзләр әйтсәк, иң элек сөбханАллаһны онытмыйк. Шуларны яздым да, миңа бер ханым ясаган кисәтү искә төште. Мин алар яныннан үтеп барганда, үрдәкләренең шәплеген әйткәнмен. Икенче көнне очратып: «Синең генә күзең тиде бугай, бер үрдәгем бүген тәгәрәп, үлеп ята», – диде. Минем күзем каты түгел, югыйсә. Шул вакыттан бирле, һәрвакыт, һәркемгә, һәрнәрсәгә «сөбханАллаһ» дип әйтәм. Юлга һаман очрап тор әле, син очрасаң, юл уңа, диючеләр күп үзе…
Безнең динебез үзеңә начарлык эшләүчегә дә яхшылык итәргә куша. Изгелек кылып яшәүләр язсын. Уңышлар, сәламәтлек, иң хәерлесен теләп калам.
Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев