Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Син мине үлемнән алып калдың...

Бөтен гомерен, хезмәт юлын халык сәламәтлеген саклауга багышлаган авылдашыбыз, Норлат хастаханәсендә операция ясау шәфкать туташы булып эшләгән Валентина Новикова турында булыр әлеге язмам.

Марий Иленең Бәрәңге районы Югары Илет авылында 1938 елда дөньяга килә ул. Балачагы бер дә җиңелләрдән булмый Валяның, әтисе сугышта һәлак була, әнисенең бер үзенә биш кызны аякка бастырырга туры килә.

– Дүрт чакрымдагы күрше авыл мәктәбенә чабатадан йөрдек, салкыннан барып җиткәнче аякларыбыз кызарып, өшеп бетә иде. Укытучыбыз безне кызганыпмы, такта янына чакырмый иде. Барыбер тырышып укыдым, 7нче сыйныфны тәмамлагач, Арча районындагы медицина училищесына укырга кердем. Анда да акча җитмәде, стипендия бик кечкенә булды, шуңа күрә, иптәш кызлар белән, шунда яшәүчеләргә төрле эшләрдә булышып, аз гына акчага да эшләп йөрдек. Яшь чак бит, ашыйсы килә, ул чакларда ашханәләрдә ипине өстәлләргә бушлай куя башладылар, манный боткасы белән туйганчы ипи ашап чыга идек, – дип искә ала ул.
1955 елда укуын тәмамлаган яшь кызны ул чакта Норлат район хас таханәсенә юллама белән җибәрәләр. Хастаханә белән баш табиб, районның атаклы хирургы

Василий Ярзуткин җитәкчелек иткән вакыт һәм ул, Валентинаның сәләтен, төгәллеген күреп алып, үзе янына ярдәмче, операция ясау бүлмәсе шәфкать туташы итеп билгели. Валентина хастаханә ишек алдындагы йортта яшәүче хезмәттәшендә өч елга якын фатирда яши, шуңа күрә, кайчан чакырсалар да әзер булып тора, 18 яше дә әле кизү торганда тула.

– Мин эшли башлаган хастаханә бик зур түгел иде, аның да бер өлешендә биш урынлы бала тудыру бүлмәсе ясалган. Керосин лампалары яктысында, шприцларны шул плитәләрдә кайнатып, операция ясаган чаклар да булды, – ди ул.
Район Яшел Үзәнгә күчкәч, аның ике катлы бинасына хастаханә күчте. Бу елларда дәваханәнең чын мәгънәсендә кеше сәламәтлеген кайгырткан, аның гомерен саклап калуга зур өлеш керткән чаклары булгандыр. Тәҗрибәле терапевтлар, хирурглар, гинекологлар эшли бу чорда. Аларның фамилияләре дә телдән-телгә күчеп, хәтердә сакланып кала бирә.

– Елга 600ләп операция ясалды, ә инде, хатын-кызларда йөклелекне өзү буенча ясый торганнарының исәбе дә юктыр. Бик авыр хәлләр булганда, Казаннан табиблар чакырта идек, ашыгыч ярдәм самолеты хастаханә янәшәсендәге Тегермән тавы янына төшә, алар авыруга үзләре ярдәм күрсәтә иде, – ди әңгәмәдәшем.

Валентина Михайловна бик пөхтә, төгәл кеше, әле ул эше буенча көндәлек тә алып барган, барысы 57 табиб белән эшләргә туры килгән аңа, үзе әйтүенчә, төрлесе очраган. Соңгы елларда табибларның районнан эшкә айлап кына килә торганнары да бар иде бит, барысы белән дә уртак тел табып, сабыр булып, үз эшен җиренә җиткереп башкара, кирәкле медицина инструментларын һәрвакыт чиста, стерильле тота ул. Әле бергә эшләгән табиб Заһир Айдамиров берничә ел элек Дагыстаннан да кайтып хәлен белеп киткән.

Кырык елдан артык хезмәт стажының 37 елы операция ясау шәфкать туташы алып тора, үзе белән бергә эшләгән хезмәттәшләре – табибларны җылы итеп искә ала: Ярзуткин, Тайгин, Айдамиров, Кожуховс кий, Роза Сабировна, Надежда Георгиевна һәм башкалар.
Валентина 1959 елда күрше Албаба авылы егете Геннадий Новиковка тормышка чыга, алар ике ул үстерделәр. Гена абый санитар эпидемиология станциясендә машина йөртүче булып эшләде, кызганыч, бүгенге көндә вафат.

– Әле яшьрәк чакларда хатын-кызларга аборт ясаган көннәрдә беләгемне чеметеп, күгәртеп бетерәләр иде. Мин инструмент биреп торам, кулымны тотып, тынычланганнардыр инде. Зинһар чеметмәгез инде, минем дә ирем янына кайтасым бар бит әле, дип әйтә идем, дип көлеп искә ала. (Ничек кенә хәтерлибез әле Валя апа: «Потерпи дорогая», дигән сүзләреңне.) – Бервакыт Күгеш авылыннанмы, бер әбине китерделәр, эчәгеләре борылган иде, операция ясадык, әбине килеп алучы юк кына бит. Ярар, ятып торсын инде, дим. Ул чак ун көннән артса, юындырып та алалар иде. Шул әби, бервакыт тимер юл вокзалында танып, син мине үлемнән алып калдың диеп, алдыма килеп тезләнде. Бөтенесе миңа карый, уңайсызландым шул чак. Хәзер дә таныйлар, рәхмәтләрен җиткерәләр, мин аларның күбесен белмәсәм дә.

Әнә шундый тыйнак, зыялы ул Валентина ханым. Аның фоторәсеме озак еллар район хастаханәсенең мактау тактасында тора, хезмәте дә бәясез узмый, бик күп мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары, араларында Сәламәтлек сак лау министрлыгы тарафыннан бирелгәне дә бар. Матбугат битләрендә дә Валя апа турында шактый мәкаләләр чыккан булган.

«Норлатны да, эшемне дә яраттым. Авылдашларым да хөрмәт итә. Башка җиргә китү теләге булмады да, гомерем шушында узды, бит!» – ди Валентина Михайловна.

Читкә китү турында сүз дә булырга тиеш тә түгел инде, сез бит үзебезнеке, күпме якташларыбызның гомерен сак лап калуда зур өлеш керткән ак халатлы шәфкать туташыбыз. Бәяләп бетергесез эшегез алдында баш иябез, хөрмәтле авылдашым.

Розалия Ибраһимова. Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев