Шырдан зиратында өч капка
Олы Шырдан авылы Татарстанның иң борынгы салаларыннан санала.
Болгар дәүләте таркалганнан соң нигез салынган авыл үзенең бай тарихы һәм күренекле шәхесләре белән дан тота.
Шушы көннәрдә генә авыл зираты өч капкалы булды. Берсе - төп капка, аның башына мәгънәле сүзләр дә язылган. Икенчесе - олы техника белән керә алырлык капка (кар көрәргә, чистарырга), өченчесе көнбатыш тарафта (Сәкел елгасы ягында). Шул яктан керергә теләгән, туган-тумачасы шул чатта җирләнгән авылдашларга җайлы булсын өчен куелды. Әлеге изге гамәлне Олы Шырдан авылында игелекле, файдалы һәм иҗади гамәлләре белән танылган авыл егете Ислам Искәндәр улы Закировның гаиләсе башкарып чыкты. Ислам гомумән, авыл патриоты. Аның үз йорты кырыенда Игенчегә һәйкәл булган тракторны постаментка бастырып куюы да батыр, изге һәм дулкынландыргыч гамәл булды. Янындагы уен мәйданчыгы исә, сабыйларның иң яраткан урыны! Әтисе – Искәндәр абый эшләгән трактор, еллар узгач та якташларга хезмәт итә бит!
Зур зират берничә өлештән тора. Ул авыл оешканнан бирле мәрхүмнәрне сыендыра килгән мемориаль комплексны хәтерләтә. Авыл каберстаны берүзе 4 зират кадәр мәйдан били. 12 гектар чамасы ул. Шартлы рәвештә болай бүләргә дә мөмкин булыр иде: борынгы каберлек (уртада, элгәреге ташлар да шунда), керәшен-чирмеш чаты (Чирмеш чишмәсе ягында), 19нчы йөз зираты һәм хәзерге мәйдан. Тарихчылар фикеренчә, авылларда ничә зират булудан чыгып, аның якынча оешу вакытын чамаларга мөмкин (һәрберсенә 150 ел салына). Олы Шырданның 4 зиратын кушып исәп ләсәң, 600 еллап килеп чыга да!
Зират, тулаем алганда, тәртиптә. Һәр нәсел үз кишәрлеген карап, үләнен чабып, агачларын чистартып тора. Мәсәлән, Рәшит Закиров та туганнарын, егетләрне җыеп еш кына өмәләр ясый, иске-черек агачлардан арындырды, яңа агачлар утыртты. Башка гаиләләр дә аның үрнәгенә иярер дип өметләнәбез. Шактый куе чытырман баскан өлешләр дә кала шул әле...
Сүз уңаеннан, заманында авыл зиратында татар галимнәре борынгы кабер ташларын да барлаган иде. Хәтта 16нчы гасырның 30нчы елларына караган Мәмкә Чура улының кабер ташы, 1677 елда куелган Дусай Аеш улының кабер ташлары әле бүген дә саклана. Тарих фәннәре кандидаты Айдар Гайнетдинов тарафыннан башка ташъязмалар да җентекле өйрәнелеп, фәнни кулланышка кертелгән.
Олы Шырдан авылы тарихы данлык лы Казаковлар нәселе белән үрелеп бара. Бу нәсел татарның башка зыялы гаиләләренә кыз биреп, кыз алып дигәндәй, игелекле матур гамәлләр кылып гомер сөргән икән.
Авыл имамы Фәрит хәзрәт Закиров мөәзин Мәгсут абый Гатауллинга, шулай ук, капка баганаланына күгәрмәс тимердән 7 данә ай ясаткан Фәрит Галләм улы Закировка, төп иганәче Ислам Закиров гаиләсенә дә авыл халкы исеменнән олы рәхмәтләрен ирештерде. Бакыйлык йортыбыз тәртиптә торырга тиешле.
Шырдан үзенең катыгы белән дә горурлана. Аны Александр Пушкин да узышлый авыз иткән, имеш. Даһи шагыйрьгә эссе көндә салкын әйрән ясап биргәннәр, күрәсең. Шулай ук Татарстанга Сергей Хрущев килгәч, аңа да Олы Шыр дан авылы апалары оеткан катыктан авыз иттергәннәр...
Олы Шырдан авылы чишмәләргә дә бай. Биредә дистәдән артык саф сулы чишмә ага. Шуларның иң зурысы - «Таш инеш». Таш инеш янына җыелган күлнең суы зәмһәрир суыкларда да катмый. Бирегә авыл халкы кер чайкарга йөри. Күптән түгел генә авыл ирләре анда зур өмә оештырды. Таш инеш тирәләрен чис тартты, рәткә китерде. Авылыбыз шагыйре Ирек абый Сафин иҗатында үзгә урын алып торган инеш яңа сулыш алды.
Авыл кияве, төбәкче һәм журналист Илдар Кыямов бүген Олы Шырдан авылы тарихы буенча материаллар, истәлекләр туплый, үткәннәрне өйрәнә, халык иҗаты үрнәкләрен, метрика һәм ревизия язмаларын ачыклый. Яңа китап язып чыгарырга исәпли. Бу идеяне дә Ислам Закиров күтәреп чыкты. Әгәр бу язманы укучылар арасында Шырданнан чык масалар да, әлеге авылга нисбәте булган кешеләр мәгълүмат уртаклашса, Олы Шырдан турында, аның табигате, кешеләре, сугышта булган батырлары, тарихы хакында ишеткән-белгәнен сөйләсә, элеккеге фотосурәтләрен уртаклашса, бик күркәм булыр иде!
Мөршидә Кыямова,
«Идел» журналының баш мөхәррир урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Молодцы,авылыбызнын алтын кашыклары,мен мен рээээхмэт.
0
0