«Шәһәрне тамчы да яратмадым»
Күптән белгән танышларын күргәндәй, ишек төбеннән үк май кояшы кебек елмаеп, шатланып каршы алды алар безне.
Беренче очрашуыбыз гына булуга карамастан, сөйләшер сүзебез бетмәде, ә мондый әңгәмәдәш журналист өчен табыш инде ул.
Сүзем Бакырчының уңган гаиләсе Мостафиннар турында. Хуҗабикә Сания апаның тормышны, гаиләсен, авылны ничек итеп яратып, тәмләп сөйләгәнен күрсәгез икән... Сокланып кайттык!
Бакырчы кызы Сания дә күпләр кебек мәктәптән соң, шәһәргә юл тота. 22нче училищега укырга керә, эшкә урнаша. Авылдашы Илдүс белән очраша башлый. Игезәк сыңары Илгиз Казанга барып урнаш са, Илдүс төп йортта төпләнеп калу турында хыяллана. Өч ел очрашып йөргәннән соң, яңа гаилә туа.
– Шәһәргә киткәч тә, шулкадәр елый идем, яратмадым таш каланы. 7 ел яшәдем мин анда, кайчак төшкә кергәч тә, әй, Аллаһка шөкер, авылда яшим әле, дип сөенеп куям. Каенанам белән 29 елдан артык бергә әйбәт кенә тордык, – дип сөйли Сания апа.
20 елдан артык авыл фермасында сыер сава, алдынгы урыннарны яулый, аннан социаль хезмәткәр булып, ялгыз әбиләрне карый башлый. Инде бу хезмәтен бүген килене Алия дәвам итә. Илдүс абый гомере буе ферма мөдире булып эшли, әле дә хезмәттә ул. Ферманы гына ябып куймасыннар, авыл халкына күпме дә булса эш урыны биреп тора бит әле ул. Мостафиннар ике бала тәрбияләп үстерә. Кызлары Энҗе шәһәрдә гаилә корса, уллары Алмаз әти-әнисе кебек авылны үз итә. Районның алдынгы механизаторы – тракторда, комбайн да эшли, әти-әнисе кебек ра й он буенча мактаулы урыннар ала.
Хатыны Алия исә, Кайбыч районы Федоровка авылыннан. Дөресрәге, Сания апага кодагый тиешле Раушания апа, шулай ук, Бакырчы кызы, Мостафиннар күршесендә генә үсә. Сания апа белән бергә укып, дус булып, шәһәргә дә бергә китәләр. Кайбычка кияүгә чыккач кына юллары аерыла, әмма озакка түгел. Кызы Алия әбисенә кунакка кайтып йөри торган була. Соңрак яшьләр арасындагы мәхәббәт, җитди мөнәсәбәтләр гаилә кору белән тәмамлана. Шулай итеп, яшьлектәге ике дус кодагыйларга әверелә.
– Киленем Алия беренче көннән үз кызым кебек якын булды. Зәлия белән Сәет исемле ике оныгыбызны үстерәбез. Шөкер, авылыбызда балалар бакчасы бар. Кичен алар кайт кач, өебез шатлыклы шау-шуга күмелә. Безнең өчен моннан да зур бәхет юк, – дип сөйли Сания апа.
Мостафиннар электән үк тормыш йөген җигелеп тартырга, малны тир түгеп эшләп табарга өйрәнгән. Бүген дә күпләп үгезләр, ике тай асрыйлар. Өч сыер тоткан чаклары да булган, сөт бәясе арзан булгач, сыер асрау отышлы түгел диләр. Моннан тыш, кош-корт, үрдәк-казын үстерәләр, җәен бакчадан кермиләр. Кыскасы, җитеш, мул тормышта яшим дисәң, диванда кырын ятып телевизор карап кына булмый шул. Хәер, Мостафиннар барына да өлгерә. Тырышып эшли, күңелен биреп ял да итә белә.
Инде әңгәмәбез ахырында Сания ападан: «Бер аш бүлмәсенә ике хуҗабикә сыя мы?» – дип сорамый булдыра алмадым.
Тулысынча газетабызның 94нче санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев