Шәһәргә әйләнеп барыш
Олы Шырданда хисап сессиясе гимн нарны тыңлау белән башланды. Авыл җыеныннан аерылып торган ягы да бары шул булгандыр, мөгаен. Калганы элеккеге тәртиптә узды.
Авыл җирлеге башлыгы Рәис Кәримов үз докладын җентекләп, бик озын итеп, һәр укыган җөмләсенә тагын үз сүзләрен, фикерен дә өстәп сөйләде. Шулай итеп, аның күңелен тырнаган мәсьәләләрне халыкка җиткерәсе килә иде бугай.
Биредә иң төп проблемаларның берсе – эшсезлек. 30 кеше хезмәт иткән «Красный Восток» та җиде ел элек үк инде шушы җирлектә эшен туктаткан. 125 кеше читкә йөреп эшләргә мәҗбүр. Авылдан чыгып китәсе булгач, хуҗалыкларында мал-туар асраучылар да елдан-ел кими. Бүгенге көндә Олы Шырдан җирлегендә савым сыерлары 23әү генә. Бу урында Рәис Кәримов өч сүз белән генә: «Шәһәргә әйләнеп барыш», – диде. Уйландырырлык сүзләр.
Үзсалым темасына җирлек башлыгы аерым тукталды.
– Узган ел аны 500 сум күләмендә җыйдык. Ул юлларны төзекләндерү, Тукай урамында су челтәрен ремонтлауга, смета документация әзерләү кебек эшләргә каралган. Барлыгы 86 000 сум акча җыелды, гәрчә ул 125 000 сум булырга тиеш иде. Авылда 3-4 гаилә, русчалатып әйтсәк, принципиаль рәвештә түләми. 1 сумга республикадан 4 сум өстәлүен дә онытмыйк. Шулай итеп, авыл 200 000 сумга якын акчасын югалтты дигән сүз. Димәк, күпме эш гамәлгә ашырылмыйча калды.
Мин ул акчаны үз кесәмә җыймыйм бит, шуны аңласыннар иде. Быел үзсалым акчасын Олы Шырданда – 600 сум, ә Кече Шырданда 2000 сумнан җыярга дигән карарга килдек. Кече Шырданда «МТЗ» тракторы алырга исәпләп торабыз. – дип сөйли Рәис Кәримов.
Ел дәвамында җирлектә, пандемия аркасында кайбер чаралар зурлап үткәрелмәсә дә, нигездә күбесе узган. Язгы-көзге өмәләр үткәрү матур традициягә дә әверелгән икән. Тик җыештыру эшләрендә әлеге дә баягы учреждение хезмәткәрләре генә, ә алар авыл җирендә күп түгел, катнаша. Башкалар да читтә калмасын иде. Тирә-юнебез матур булганны кем яратмый соң?!
– Урамда берәр шешә аунап ятканны күрәм икән, машинамнан төшеп алам. Чис талык һәр җирдә булырга тиеш! Мин шулай телим, сез дә шуны теләгез! – ди Рәис Кәримов.
Шушы җирлеккә кергән Кече Шырдан авылына тукталсак, биредәге үзгәрешләрне яхшы беләсез, һәммәсен дә газетабыз битләрендә яктыртып барабыз. 2015 елда авылдашлары, иганәче Асия Гобәйдуллина ярдәме белән «Каюм Насыйри туган җирен торгызу фонды» барлыкка килде. 2025 елга кадәр төзелгән план буенча барлык эшләр дә, шөкер, гамәлгә ашырылып бара. Инде февраль аенда, Аллаһ кушып, музей-китапханә ачылуын көтәбез. Асия Наил кызы күрсәткән ярдәм 7 млн сумнан артык исәпләнә. Игелекле якташыбызга рәхмәт әйтеп, алкышладык.
Хисап сессиясендә район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Марат Усманов та катнашты. Чыгыш ясаучыларны тыңлаганнан соң, шырданлыларның күңеленә май булып ятарлык яңалыгын җиткерде: ниһаять, дүрт елдан бирле эш планында торган Нариман урамына быел вак таш җәеләчәк. Биредә тагын бер авырткан урын – халыкны су белән тәэмин итү. 1972 елдан бирле әлеге система нык тузган, үзсалым акчасына аз-азлап ел саен алыштырып киләләр. «2021-2022 елларда бу эш тәмамланса, юлларны караячакбыз. Чөнки сусыз яшәп булмый», – ди башлык.
Сессия ахырында халыктан бер ничә сорау яңгырады. Пай җир ләре өчен икмәкнең декабрь аенда гына бирелүе, авыл фермасының буш ятуы өчен дә борчыла авыл халкы. ВЗП «Заволжья»ның төньяк территориясе директоры Әмир Хәмдиев аңлатканча, икмәкнең соң бирелүендә алар гаепле, киләсе елга мондый хәл кабатланмас дип ышанабыз. Ә ферма якын арада эшләп китәр дигән өмет юк. Арендага алып, үз эшен җәелдерергә теләүчеләр булса, рәхим итсеннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев