Сездән килгән хатлар
Исәнмесез. Сүземне ни дип башларга да белмим инде.
Мин Мулла Иле кызы булам. Туган авылыма кайтып, шундый нәрсәләр күрү бик тә эчне пошыра. Бу җирлек башлыгы авылдагы пычраклыкны нигә күрми икән соң? Нигә экологлар килеп тикшерми икән безнең авылны? Вәисовлар урамында яшәүче эшмәкәрләр гаиләсе инде бик күп еллар тире һәм тимер җыю белән шөгылләнә. Ул тире юган тозлы, сасы су урам буйлап ага. Тимер урам тулып, тау кебек өелгән. Ул урамнан машина белән үтешле түгел. Берәр карар кылырга кирәк иде, болай ярамый бит инде. Шул ук Вәисовлар урамында, тыкрыкның икенче ягында бакча чүбе утаганнар да, урам ягына күтәреп атканнар. Шулай буламы инде?! Галәмәт, шаккатмалы бу авыл халкына. Язып чыгыгыз әле, зинһар, бу хәл өчен җаваплыларны бераз селкетергә кирәк. Хәзер бит инде заманы да башка, Аллаһка шөкер. Авылның пычраклыгына бик тә эчем поша. Газетагызга язмасагыз, башка җирләргә дә язам, болай ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев