Сездән башка газета өйгә килмәс иде. Районыбызның иң өлгер почтальоннары билгеле
Елга ике тапкыр районыбызның иң яхшы хат ташучыларын билгелибез. 2025 елның икенче ярты еллыгына газетага яздыру буенча нәтиҗәләр билгеле. «Яшел Үзән районының иң яхшы почтальоны» бәйгесендә 7 почта бүлегеннән 16 хат ташучы катнашты. Әлбәттә, төп билгене саннар күрсәтә.
Бүләкләр өч номинация буенча бирелә:
I урын – «Яшел Үзән» газетасына яздыру буенча сыйфатлы хезмәт өчен «Абсолют лидер» исеменә – Гөлназ Сәгъдиева, Акъегет;

II урын – «Яшел Үзән»гә язылуда инициатива һәм активлык өчен «Подписка лидеры» исеменә Зөмфирә Хәйруллина, Күгеш;

III урын – «Яшел Үзәнгә» язылу буенча системалы эш өчен «Тотрыклы тираж» номинациясендә Рәмзия Шаһиәхмәтова, Олы Ачасыр.

Әлбәттә, безнең барлык почтальоннарыбыз да җиңүче исеменә лаеклы. Хезмәт хакы аз дип зарланмыйлар, һава торышы начар дип уфтанмыйлар, укучыларга вакытында барып ирешсен дип матбугатны һәр йортка китерәләр, ТКХ квитанцияләрен һәм пенсияне тапшыралар. Алар булмаса, бигрәк тә авыл җирендә, авыр булыр иде. Күп кенә өлкәннәрнең гозерләрен үтәп, фикерләрен тыңлап, ярдәм кулы сузучы игелекле һөнәр ияләренә рәхмәттән башка сүзебез юк. Исән-сау гына була күрегез, сәламәтлек, гаиләләрегезгә бәхет телибез. Һәрчак шулай кулга-кул тотынышып хезмәт куярга насыйп булсын.
Шулай ук газетага язылу кампаниясендә иң актив булган Күгеш почта бүлеген дә котлыйбыз. Афәрин, кызлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев