Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Шаулап-гөрләп Яңа ел бәйрәмнәре дә узып бара

Тик каникуллар әле дәвам итә һәм балалар өчен авыл мәдәният йортларында төрле чаралар оештыралар.

Татар Танае авылында да нәни дусларыбыз өчен "Кыш бабайда кунакта" исемле мавыктыргыч чара узды.

👫-Балаларның гына аз килүләре кызганыч, югыйсә үзебез авыл балалары да, шәһәрдән кайтучылар да бик күп бит. Ә килгән балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, уеннар уйнап, кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Әлбәттә инде бүләксез дә калмадылар. Шушы сабыйларның эчкерсез шатлануларын күреп күңелләр тулды. Дөньяларыбыз тыныч булып, һәрбер бала ата-ана тигезлегендә үссен иде, - ди Татар Танае мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев