Рушания Таева: «Хәлдән килгәндә эшсез торып булмый – яшәү мәгънәсе дә шунда»
– Бәла аяк астында, диләр, 1981 елда әни аягын сындырды. Миңа аны карарга кайтырга туры килде, йортта да хатын-кыз кулы кирәк, ир-егетләр генә нишләп бетсен. Шулай итеп, шәһәр кызы була алмый калдым.
Без хәзер колхозлы, барлык авыл халкы эшле, хезмәттә кайнап яшәгән елларны сагынып искә алабыз. Уйлап карасаң, шул чор иң җанлы, тере һәм тулы тормышлы вакытлар да бит. Барыбыз да омтылган һәм күрергә теләгән коммунизм дигәннәре дә шул булгандыр әле, мөгаен. Чөнки, ул буын кешеләреннән кем белән генә аралашсак та, хатирәләргә бирелеп, берсенең дә «кыен булды», «юклык изде» дип зарланганы юк. Киресенчә, ачы таңнан караңгыгача авыр хезмәттә үткән көннәре турында сөйли башлаганда йөзләре яктыра, күзләренә очкын куна. Тормыш юллары нинди генә мәшәкатьле булуына карамастан. Шуңа күрә, газетабыз битләрендә авылның, башкалардан берние белән дә аерылып тормаган, гап-гади кешеләре турында яктыртырга яратабыз. Гап-гади дисәк тә, һәркемнең язмышы үзенчәлекле һәм гыйбрәтле.
Бүгенге язмабыз да шундый якташыбыз – моннан алтмыш бер ел элек Айдар авылында туып, ике энекәшенә апа булып үскән Рушания Таева турында. Ферма мөдире вазифаларын башкаручы әтиләре һәм сыер савучы әниләре көнозын хезмәттә булган гаиләдә олы апа булуның нинди җаваплылык икәнлеген аңлатып тору артыктыр. Юкка гына, кызлы йорт – бәхетле, димәгәннәр. Кыз бала инде ул кечкенәдән үк әни кешенең уң кулы булганлыктан, өйдә генә түгел, фермада да ярдәмче. Мәктәптән кайткач, авыл баласының дәрес әзерләргә вакыты бары тик өйдәге эшләрне карашкач кына була. Әмма мәктәп еллары да бик тиз узып китә. Рушания апа сигез классны Күгештә тәмамлаганнан соң, кичке мәктәптә белем ала һәм барлык канат чыгарган егет-кызлар кебек, башкалабыз Казанга һөнәр үзләштерергә чыгып китә.
– Киттем дә, әмма бик озакка түгел, – дип хатирәләргә бирелде әңгәмәдәшем. – Язмышым да, тиң парым да авылда булгандыр, күрәсең. Бер ел итек басу комбинатында укыдым, аннары бер ел эшләдем – йон эшкәрттем. Бәла аяк астында, диләр, 1981 елда әни аягын сындырды. Миңа аны карарга кайтырга туры килде, йортта да хатын-кыз кулы кирәк, ир-егетләр генә нишләп бетсен. Шулай итеп, шәһәр кызы була алмый калдым. Фермада әнинең группасын алдым саварга. Аннары, әни аякка баскач, яңадан Казанга китәсем килмәде дә инде, үземә башмаклар группасы җыеп өйрәттем. Шулай авылда төпләнеп калдым, егерме еллап сыер саудым. Аннары җиде ел осеменатор булып эшләдем. Колхоз бетеп, «Красный Восток» килгәч, бозаулар карарга күчтем. Аннары, лаеклы ялга чыкканда, кабат осеменатор итеп куйдылар. Менә шулай, эш белән, тормыш мәшәкатьләре белән пенсия яшенә җиткәнне сизми дә калганбыз.
Һәр кешенең хезмәт юлы тормыш юлы белән бергә үрелгән. Аңа мәхәббәт тә, кайгы-хәсрәтләр дә, бәхет-шатлыклары, югалту-табышлары да сыя. Менә безнең уңган яшь кызыбыз да үзенә гомер юлдашын эш урынында очрата. Скотник булып эшләүче, ат чабышларында гел катнашып, призлы урыннар яулаучы, ат «җене» кагылган Күгеш егете Дамир күз сала аңа. Авылда кызлар гомергә дефицит, акылы булган кайсы егет шундый кызны читкә җибәрсен инде?! Шулай итеп, яшь гаилә барлыкка килә. Дүрт бала: өч кыз, бер малай үстерәләр.
(Кыскартып бирелде)
Язманың дәвамын газетабызның №46 (2025 ел) санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев