Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Рус Әҗәле авылында Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган солдатларыбызга багышланган һәйкәл янында өмә узды

Рус Әҗәле авылында яшәүче хатын-кызлар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларына урнаштырылган һәйкәл тирәсендәге территорияне тәртипкә китерү өчен өмәгә чыкты.

Акцияне авыл җирлегенең экс-башлыгы Гөлнара Семахина оештырды.

Аның җитәкчелегендә авылдашлар монумент янындагы мәйданчыкны яфрак һәм чүп-чардан чистартты, тротуар плитәсен юды һәм куакларны кисте. Уртак тырышлык белән берничә сәгать эчендә истәлекле урын үзгәрде, тагын да күркәмләнде.

Мондый инициативалар – тирә-юньне чистарту гына түгел, үсеп килүче яшь буынга – үрнәк, тыныч күк йөзе бүләк иткән Геройларыбызга хөрмәт күрсәтү дә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев