Роза Хәмидуллина: «Кыңгыраулы мәктәп сукмагыннан зур тормыш юлына чыгып киткәнгә инде 45 ел вакыт үткән»
Олы тормыш юлыннан барганда берәү дә үткән елларына әйләнеп карамый калмый. Һәр кеше кайгы-хәсрәтсез, мәшәкатьсез балачагын, мәктәп елларын сагынып искә ала. Һәркемгә үзе укыган белем учагы, укытучылары, сыйныфташлары кадерле һәм якын.
Мәктәп еллары – һәркемнең кабатланмас матур бер мизгеле. Күңел түрләренә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә шул чорда салына. Кыңгыраулы мәктәп сукмагыннан зур тормыш юлына чыгып киткәнгә инде 45 ел вакыт үткән. Аздырмы бу, күптерме... әмма еллар узган, безнең чәчләргә дә чаллар төшкән, барыбыз да әби-бабай булган, саллы гына тормыш тәҗрибәсе туплаган. Норлат урта мәктәбен тәмамлаганга 45 ел һәм шул уңайдан сабакташлар, чордашлар очраштык.
Без, Мулла Иле егет-кызлары, Норлат мәктәбендә 9-10нчы сыйныфларны укыдык. Тирә-күрше авыллардан – Норлат, Тау Иле, Бакырчы, Күгәй, Күгеш, Айдар, Әрә, Татар Исламыннан җыелдык. Мулла Иленнән генә дә 13 бала йөреп, белем алдык. 10нчы «А»да – 32, «Б»да 39 укучы иде. Барлыгы – 71.
Бүгенге чор авыл мәктәпләрендәге укучылар белән чагыштырганда, бу – шаккатмалы саннар. Очрашуга ике класстан шуларның 22се генә килә алган. Арабызда укуны тәмамлаганнан бирле бер тапкыр да күрешмәгән, очрашмаган сабакташларыбыз да бар.
Бу очрашуга без ярты ел алдан әзерләнә башладык. Хәзерге чорның шунысы яхшы, кем белән телисең, шуның белән ватсап, социаль челтәрләрдә вертуаль сөйләшүләр алып барырга мөмкин. Очрашуга Норлат мәктәбендә сигезенче сыйныфны тәмамлап, төрле уку йортларына укырга киткәннәр дә килде. Күрешү кичәсен «чордашлар очрашуы» диеп тә атап булыр иде. Мин үзем анда, бик күп сабакташларым кебек, атлап түгел, күңелем белән очып бардым. җыелышуыбыз июль аеның иң матур, иң кызу көннәренең берсендә булды. Мәктәп бинасы белән янәшәдә урнашкан мәдәният йортыннан яңгыраган көйләр безнең күңелләргә бәйрәм оеткыларын салды.
Миңа кадәр мәктәп янына өч машина килеп өлгергән. Елмаюлы карашым белән килүчеләрне каршылаучы егет-кызларны күзәтәм, яннарына килеп, танырга тырышам. Рәмис Мозаффаровны (Норлаттан), Фирдәвес Зарифуллинны, Зөфәр Ильясовны (Күгештән), Зөфәр Ганиевны (Мулла Иленнән), Флера Нуруллинаны, Илсөяр Минһаҗеваны (Тау Иленнән), Гомәр Гыймадиевны, Равил Гатауллинны (Норлаттан) таныйм бит әле. Озак көттерми «А» сыйныфында укыган Норлат авылы кызлары Фәридә Зыятдинова, Гөлнур Гыйбадуллина, Рәмзия Кашапова, Сания Мингалиева, Күгәйдән Резедә Зәбихуллина, Роза Фәйзрахманова, Татар Исламыннан Наилә Заһидуллина килде. 8нче сыйныфтан соң киткән Илшат Гайнуллин, Рөстәм Шаһидуллин, Тәлгат Хөсниев, Резедә Гайнетдинова (Норлаттан), Әсхәт Җәләлов та (Тау Иленнән) сыйныфташларны сагынып, бик теләп очрашуга килгән. Үсмер елларына кайткан кебек, күңелле итеп исәнләшеп, кочаклашып күрешкәннән соң, мәктәп бинасына үттек. 45 ел узмаган да кебек, шул ук баскыч.
Без укыган мәктәпнең беренче катын балалар бакчасы итеп үзгәрткәннәр. Мәктәп янында шаулап утырган каен, нарат агачларын матур-матур чәчәкләр алыштырган. Янәшәдә яңа бина өлгерткәннәр. Шау-гөр килеп, әйтерсең, 1 сентябрь көне, яңа бинага үтәбез. Туктап, һәр мизгелне сурәткә төшереп калырга тырышабыз.
Яңа мәктәпнең озын коридоры аша, безнең аяк тавышларын саклаган идәннәрне шыгырдатып, үзебез укыган мәктәпнең икенче катына узабыз. Бинаның безгә кадерле өлешен саклаганнары өчен, җитәкчеләренә эчтән генә рәхмәтемне укыйм.
Алар арасында безнең чыгарылыштан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы Фирдәвес Зарифуллинның, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Гыйззәтуллинаның (Мулла Иленнән) да булуы аеруча горурлык хисе уятты. Биредә Әфган, Чечня, бүгенге көн сугыш батырларының фотосурәтләре дә тиешле урын алган. Мәктәпнең бер бүлмәсендә туган якны өйрәнү музее оештырганнар. Музейның төрле экспонатларга бай булуы сокландырды. Без анда сугу станогы, сәгать, чигелгән сөлгеләр, сугылган паласлар белән янәшәдә глобус, парта, галстук, язу машинкасы, китаплар кебек бик күп экспонатларны кызыксынып карадык.
Аннан, шау-гөр килеп, «Б» сыйныфының төп бүлмәсе булган химия кабинетына үттек. Кабинет үзгәргән – парталар азайган, укытучы Гомәр абый Сабитов утырган зур өстәлне дә кечкенәсе алыштырган. Укытучы абыебыз инде юк, мәрхүм. Аннан чыгып, бөтен мәктәпне бер итеп, коридор буйлап, спорт залы ишекләренә кагылып, алгебра кабинетына үтәбез. Алгебра, геометрия дәресләрен безгә Сәкинә апа Ркиева укытты. «А» сыйныфының җитәкчесе дә ул булды. Сәкинә апабыз исән-сау, ләкин безнең белән очрашуга гына килә алмады.
Барыбыз да парта артларына тезелешеп утырдык...
Роза Хәмидуллина,
Норлат мәктәбенең 1979 ел чыгарылыш укучысы.
Язманың дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №36 (13 сентябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев