Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Роза Ягудина: Гамәлләрем башкалар өчен файдалы булсын

Өйдә оста хуҗабикә, ягымлы хатын, әни, дәү әни, эштә әйдәп баручы, тәҗрибәле җитәкче, моннан тыш күңеленә ошаган күп нәрсәләр белән шөгыльләнергә вакыт тапкан гаҗәеп зат иясе ул – хатын-кызлар.

Шундый гүзәл ханымнарның берсе Норлат авылы активисты – Роза Ягудина.

Әле күптән түгел якташыбыз республика күләмендә үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: ха­тын-кыз күзлегеннән» бәй­ге­сенең зона этабында «Өлкән буын героинясы» номинация­сендә җиңеп чык­ты.

Роза Илдус кызы 44 елдан артык гомерен укытучы һөнәренә багышлаган. Хәзер дә яраткан эшеннән аерылмый.
Кечкенәдән апам – Татарстанның Атказанган укытучысы Сания Абдулловна кебек педагог булырга хыял­ландым. Шуңа мәктәпне тәмамлагач та, Казан дәүләт университетына (хәзерге КФУ) укырга кердем. Укытучылык эшемне 1978 елда башладым,дип искә ала Роза ханым.


9 ел ул Норлат балалар йортын җитәкләде. Кайда эшләсә дә, аның янәшәсендә балалар. Ул аларны ихласлыкка, гаделлеккә өйрәтә. Инде күп еллар Роза ханым Норлат урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәнен укыта. 25 елдан артык туган як музеен җитәкли.

Төрле темага уздырган ачык дәресләре, фәнни конференцияләре, чаралары мәктәп укучылары гына түгел, аларның әти-әниләре өчен дә кызык, кадерле. Туган якны өйрәнүче яшьләр белән алар үткәннәрне барлый, сугыш чоры балаларының, ветераннарның тормышын өйрәнә, авылның хөрмәткә лаек шәхесләре турында истәлекләр туплый, тарихны бергәләп яза. Ягудиннарның йорты да музейдан ким түгел. Роза ханым инде беричә ел төрле халыкларның курчакларын, иске открыткалар, декоратив чәйнекләр җыю белән шөгыльләнә. Гөлләр үстерер­гә ярата. Җәй җитсә, ишегалды гөлбакчага әйләнә. Чәчәкләрне ул мәчет, авылдагы Җиңү паркы, чишмә буйларында да үстерә. Чигү, тегү, бәйләү дә яраткан шөгыльләре. Ике кызлары – укытучылар династиясенең дәвамчылары. Укытучылык һөнәрен сайлаганнар. Роза ханым бүген яраткан дәү әни дә. Шигырьләр иҗат итә, 30лап бәет авторы, төрле бәйгеләрдә катнаша.


Болардан тыш әңгәмәдәшем иҗтимагый эшкә дә вакыт таба. Ул авылда Ветераннар советы рәисе, дүрт ел инде Норлаттагы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасын җитәкли. Алар күрше районнардагы ветераннар җәмгыятьләре белән элемтәдә тора, үзара тәҗрибә уртаклаша. Илдә мобилизация башлангач, әңгәмәдәшем авылда фронтка ярдәм чараларын оештыручыларның берсе булган. Фронтка ярдәм фонды, Солдат аналары һәм хатыннары оешмасы булдырырга, авылдан махсус хәрби операция­гә киткән егетләрнең исән-сау кайтуын теләп һәр җомга мәчетләрдә күмәкләп догалар кылырга тәкъдим иткән.


– 19 авылдашыбыз хәрби операциядә катнаша. Сеңлемнең дә ике улы фронтта, барысы өчен дә йөрәк әрни. Авыл халкы белән бергәләп гуманитар ярдәм әзерлибез. Төрле оешмада эшләүчеләр, күрше авыллар, олысы, кечесе бергәләп фронтка сигез маскировкалау челтәре үрдек, тагын дүртесе әзер. Хәзер блиндаж шәмнәре ясый башладык. Мин авылдашларыма һәрчак әйтәм: авыр чакта бердәм булыйк, шатлык-кайгыларны бергә бүлик, югалтулар кичергәнгә терәк булыйк. Илебезгә, халкыбызга кирәк булыйк, – ди Роза ханым.
Әңгәмәдәшемнең активлыгына сокланмый мөмкин түгел. Моның кадәр энергия­не кайдан ала икән ул дип гаҗәпләнәсең. «Үзе дә гөл сыман Роза ханым авылны чәчәк аттыруда нык ярдәм итә, шуның өчен рәхмәт аңа»,– ди авылдашлары.

Йөрәгем авылдашларым өчен ачык. Кешедә биргән вәгъдәңә тугры калу, бер-береңә ышану, авыр­лык китермәү, ялганламау кебек сыйфатларны бәялим. Тормыш ничек сынаса да күктәге йолдызым, өмет чаткым сүнмәү, эшләгән гамәлләремнең үземнән соң да башкаларга файдалы булуы, тормышта якты эз калдыру – минем өчен чын бәхет, ди Роза Ягудина.


Эльвира Гыйсмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев