Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Россиядә беренче 3D-басмасында йортлар Яшел Үзән районында төзелә

Әйшә бистәсендә 3D - басма инновацион технологияләр ярдәмендә төзелә торган Россиянең беренче һәм бердәнбер -«КВАДРУМ» торак комплексы төзелә.

Төзелеш барышында, 3D-принтер өч үлчәмле модельгә нигезләнеп, роботлаштырылган «кул краны» ярдәмендә, төзелеш мәйданчыгында ук конструкция ясап, билгеле бетон катнашмасын сылый.

Объектлар төзелешен Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев карады.
- Беренче чиратта, бу - хезмәт чыгымнарын, кеше хаталарын киметү, калдыксыз төзелеш һәм әлбәттә, процессның куркынычсызлыгы. Киләчәктә популярлык казаныр дип ышанам, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

3D принтерда йорт булдыру процессының беренче этабы - йортны проектлау, аннары 3D моделен төзеп слайсер-программага йөкләү һәм төзү. Бер йортның төзелеш вакыты - 21 көн, ә норматив куллану вакыты-80-120 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев