Ризидә Гыйләҗетдинова: «Үзебез исән вакытта Кызыл Таңны әле ташламыйбыз!»
Кызыл армия, Кызыл яр, кызыл мал, Кызыл таң...
Бездә уңышка, муллыкка, якты киләчәккә өмет итептер инде, «кызыл» сүзен кулланганнар. Коммунистлар илендә яшәсәк тә, патшаларныкы саналган төсне үз иткәннәр, нигәдер башка төрлесен, мәсәлән, яшел яки зәңгәрне сайламаганнар. Күрәсең, патшалар кебек яхшы тормышта яшәргә хыялланганнар.
Районыбызның Түбән Урысбага җирлегенә караган һәм, ни кызганыч, бүгенге көндә юкка чыгучы торак пунктлар рәтендә торган Кызыл Таң авылына да исемне якты һәм матур киләчәк юрап кушканнардыр. Әйе, шундый авыл бар безнең районда. Тик анда инде узган елдан бирле ел әйләнәсе яшәүче бер кеше дә юк. Бик матур урында урнашкан, нибары 17 йортлы һәм бер урамлы Кызыл Таң җәй көне генә әзрәк җанлана. Алтылап кеше җәе буе тора, алар янына ялларда балалары, оныклары кайта һәм авыл гөрләп торган елларын хәтерләтеп куя... Ә бит, чынлап та, кечкенә булуына карамастан, тулы тормыш белән яшәгән вакытлары әле бик әллә ни еракта да калмаган, ул чак ларны хәтерләүчеләр һәм Кызыл Таңны яшәтергә тырышучылар бар.
Безне шаккатырганы, авылга юлның Төрләмә урамын кистереп керүе булды. Әйтерсең ул Чувашиянеке?! Үзебезнең район җирендә аңа илтүче юлның булмавы минем күңелгә нигәдер авыр тәэсир итте. Әйтерсең аны инде сызып ташлаганнар. Күрше респуб ликага кадәр асфальт юлдан барасың да, борылып, ике яклатып машинадан да биегрәк булып үскән чүп үләннәре арасыннан кыр юлы белән авылга керәсең. Ул «джунгли» арасыннан тирә-як та күренми диярлек. Ә андагы табигать бик матур! Юл буендагы, биек үләннәр арасында качып утырган таллы күлләренә сокланып бара торгач, алда урам башы да күренде һәм безне җәйне туган йортларында уздырырга кайткан берничә кеше каршы алды.
– Безнең авылның да гөрләп торган чаклары бар иде! Шушы Кызыл урамыбызда (урамнары да «кызыл»!) 16 гаилә яшәде. Төрләмә мәктәбенә, мин укыганда, 25 бала йөрдек. Балалар күп иде. Менә, ташлап бетермибез, кайтып йөрибез, күбесе авылны бөтенләй онытты, – дип сөйли Ризидә ханым Гыйләҗетдинова (фотода эшләпәдән). – Мин үзем 1 майдан октябрьгә кадәр биредә яшим. Рәхәтләнеп яшелчәләр утыртам, тавык асрыйм – җәй буе үз йомыркам була, үрдәк, бройлер чебиләр алып үстерәм. Авылның Ватсап төркемен булдырдык, аралашабыз. Менә быел беренче тапкыр Авыл бәйрәмен оештырдык. «Первый блин комом», барып чыкса – чыга, чыкмаса – юк, дип тотынган идек, искиткеч булды! Үзебез дә шаккаттык! Урысбагадан, Бәчектән килделәр, 70ләп кеше җыелды. Җирлек башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин «поддержал», пылаулар пешердек, авыл халкы да кем нәрсә пешергән, өстәл сыйдан сыгылып торды. Урамны бизәдек, чормаларыбызда булган элекке әйберләрне чыгарып тездек, бик күңелле булды. Без кечкенә авыл булгач, бертуганнар кебек. Үзебезгә «Без булдырабыз!» дигән девиз алдык һәм хәлебездән килгән кадәр Кызыл Таңыбызга бөтенләй сүнәргә юл куймаска исәп. Монда тудык, үстек, әти-әниләребез монда җирләнгән, ничек кайтмыйсың?! Безнең белән бетәр инде авыл да... чөнки безнең балалар монда кайтмаячак инде...
Сөйләп узган авыл бәйрәме, чынлап та бик матур узган, анда булган һәркем күңелендә бик озакка якты хатирәләр калдырырлык килеп чыккан.
– Без ул бәйрәмгә әллә ни өметләр багламаган да идек инде, шул, берничә кеше җыелыр да, узып китәр шулай дигәнрәк уйлар белән килдек, – ди Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин (фотода сулдан икенче). – Ә нәтиҗәдә, чынлап та, искитәрлек зур һәм чын авылча гади, җан җылымлы бәйрәм булды! Һич көтмәгән идек шуның кадәр кеше җыелыр дип. Урам матур итеп бизәлгән, халык көнкүрешендә элек кулланган әйберләрдән күргәзмәгә кадәр бар иде, ясалган сәхнәгә һәр теләгән кеше менеп чыгыш ясады. Әйтәм бит, сүз белән җиткереп булмаслык эмоцияләр алдык, күңелләрдә бик тирән, ата-бабаларыбыз, буыннар, тарихи мирас белән бәйле аңлатып булмаслык хисләр уянды. Рәхмәт кызыл таңлыларга, шушында туып үскән берничә кеше әллә кайчан телгә алынмаган авылларының әлегә яшәвен, барлыгын дөньяга белгертте.
Безнең белән аралашкан шул берничә бөртек кешегә карата күңелләрдә рәхмәт һәм соклану хисләре туды, әйтерсең минем авылны яшәтергә җан талашалар. Әнә, бирегә килен булып төшкән, үзе Кайбыч районы Борындык авылыннан, Фирдәүсә ханым Шаһиева (фотода яулыктан) иренең туып үскән нигезенә кайтып йөри. Тол калганына 11 ел икән инде.
– Монда хәзер 22 йорт бар, 1972 елда 17 иде, – ди ул, килен булып төшкән вакыты исендә калган күрәсең. – Җәй буе шушында торам, балалар, оныклар кайтып йөри, бик яраталар, рәхәт бит. Күлдә су коеналар, туйганчы урамда уйныйлар – шәһәр түгел инде, киңлек, иркенлек. Күршебез Зөфәр Әхмәтшин (фотода сулдан беренче) да төп нигезен карый, төзәтә, ясый, кора. Хатыны Суфия, шулай ук, җәе буе монда тора, үзе эшли, кайтып йөри.
Кечкенә һәм бигрәк тә бетүгә барган авылларның үз атмосферасы. Әлегә монда ишелгән йортлар юк дип әйтеп була, әйтерсең беркем китмәгән, элеккечә яши бирәләр, диярсең, өйләрнең буяулары да кыр шылмаган. Әлегә ямьсезлек, ятимлек, ташландыклык күзгә бәрелми. Кем белә, бәлки әле озак еллар бирегә кайтып йөрүчеләр булыр. Кайтып-китү өчен бик уңайлы урында үзе Кызыл Таң, Төрләмә тимер юл станциясе кул сузымында гына. Узган гасырның егерменче еллар азагында бу авылга Югары Урысбага кешеләре нигез салган. Югарыдан шундый фәрман булгандырмы, 17 гаилә бер урам булып яңа урынга – Зөянең сул кушылдыгы Сәкел елгасы башланган җиргә, Чувашия чигенә килеп утыралар. Бәчек авылында гомер итүче 73 яшьлек Тәнзилә апа Зиалиева (астагы фотода) ул авылны яхшы хәтерли, анда яшәүче дәү әниләрендә еш була ул. Аннары алдынгы сыер савучы кызны Кызыл Таңга депутат итеп тә сайлыйлар.
– 33 ел сыер саудым, аннары 12 ел әбиләр карадым. Кызыл Таңда кечкенәдән үк еш була, әбиләргә, әнинең сеңелләренә бара идем, шунда үскән кебек инде. Эшли башлагач та, җәйләү күл буенда иде, сыер саварга шунда барабыз, якында гына булгач, авылга керә идем, – дип искә ала Тәнзилә апа. – Кечкенә генә бик матур авыл, үзенең бөтен нәрсәсе: сыер һәм сарык фермасы, умартачылыгы, кибете (ватып, Разия апаның такта чәй сатканын хәтерлим), дүрт еллык мәктәбе булган, мин белгәндә аның бурасы гына тора, Төрләмәгә йөреп укыйлар иде. Бик матур, балыклы зур күлләре бар (водокачкасы булган, Төрләмәгә су алганнар), шуның янында үскән талга бик зур таган ясалган иде. Аңарда берничә кеше басып, бик куәтле итеп атыналар иде. Футбол уйныйлар иде – бик матур, бик күңелле авыл иде. Кызыл Таңга күчкәндә әнигә өч яшь булган. Ә анда иң беренчеләрдән булып Кәшифәттәйләр күчкән, аннары бертуган Ишметовлар гаиләләре белән. Ул халыкны күчерү хөкүмәтнең ниндидер перспективалы планы буенча эшләнгәндер, мөгаен. Анда тимер юлның якын булуы кешеләрне кызыктыргандыр да, тора-бара күченүчеләр үкенгәннәр дә, бернәрсә юк бит инде башта, әнинең ул бүреләр килеп улыйлар иде дип сөйләгәне хәтердә. 6нчы класста укыганда күз алдында сарык белән бәрәнен буып киткәннәр, кечкенә кыз бернишли дә алмаган. Шулай Кызыл Таңга «Ник чыктым», «Ник килдем» дигән икенче исем-кушамат та такканнар.
Әлегә Кызыл Таңны хәтерләүчеләр, анда туып-үскән кешеләр бар, бөртекләп булса да хатирәләрне торгызып, күпмедер мәгълүмат туп лап була. Әлбәттә газетабызда без җәелеп яза алмыйбыз, шулай да бу язма инде җәй айларында гына яшәп алучы авылга мәдхия булсын. Ризидә, Фирдәүсә, Суфия ханымнар, аларның ирләре Фоат һәм Зөфәр әфәнделәр, шулай ук туып-үскән җирләренә сукмакны бөтенләй онытып бетермәгән башка авылдашларының ватсап аша табышып берләшүләре, юктан бар ясап, ел да авыл бәйрәмендә очрашып торырга сүз куе шулары, Кызыл Таңның бары тик хатирә булып тарихта гына калуын әле тоткарлаячак, Аллаһ бирса!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев