Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәйрия фонды ТР Яшел Үзән районында яшәүчеләргә азык-төлек җыелмалары таратты

«Авылларга ярдәм» проекты кысаларында РФ Мөселман эшмәкәрләре фонды бизнесменнары ТР Яшел Үзән районының Әйшә һәм Яңа Тура авылларында хәйрия ярдәме белән булып киттеләр.

Азык-төлек җыелмасын мохтаҗ авыл халкына өләштеләр, алар арасында – өлкәннәр, ялгыз кешеләр, үзенчәлекле балалары булган һәм күп балалы гаиләләр иде.

Авыр матди хәлдәге кешеләргә ярдәм итү фонд эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. 2021 елда «Авылларгада ярдәм» проектын тормышка ашыру барышында республикада 3000нән артык кеше азык-төлек белән тәэмин ителгән. Җирле имамнар мохтаҗлар турында хәбәр итә, битараф булмаган бизнесменнар хәләл продуктлар сатып ала һәм авылларга үзләре илтеп бирә.

Проектка теләге булган һәркем кушыла һәм ярдәм итә ала. Тулырак мәгълүматны +7 (986) 902-06-06 (РФ АПМ башкарма директоры Рөстәм Вәлиев) телефоны буенча белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев