Осиновода ЮХИДИ хезмәткәрләре рейд уздырды
Тикшерү барышында 11 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән Яшел Үзәннең ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобильләрдә балаларны йөрткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне ачыклау максатыннан Осиново бистәсендә балалар арасында юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән рейд үткәргәннәр.
Әлеге профилактик чара барышында 11 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, аерым алганда, балаларны махсус утыргычлардан башка йөртү буенча - 7, иминлек каешларын кулланмаучылар - 2, дәүләт теркәлү билгеләре укылмаган транспорт чарасы белән идарә итү буенча 2 факт булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев