Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Район авылларында өмәләр гөрли

Кыш җитүгә, шугалаклар әзерләнә башлады.

Кыш быел ялындырып тормады. Беренче көннәреннән үк суык бабай үзен күрсәтә башлады. Чын кыш шулай булырга тиеш тә инде ул. Салкын көннәргә аеруча балалар сөенә. Чаңгы, чана, тимераякта шуар чак җитте.

Шөкер, хәзер авыл балалары да шәһәрнекеләрдән ким түгел, спорт бе лән шөгыльләнергә мөм кин лекләре бар. Әнә, тимераякта шуар өчен әллә кая барасы юк, авыл уртасындагы шугалакка гына чыгасы. Инде узган ялларда ук кайбер авылларда мәйданчыкта өмә ясап, боз катыру эшенә керештеләр.

Бакырчының ташлан дык урынында спорт мәйдан чыгы булдыру идеясе белән Әнәс Закиров, Җәүдәт Сафиуллин янып йөри башлый. Бу фикерләрен авылдашлары Рафыйкъ Бәхтияровка (авыр туфрагы җиңел булсын) җиткерәләр. Ул инде, һәрвакыттагыча, моны кү тәреп ала һәм ярдәм итәргә ышандыра.

Агачлар үсеп, яраксызга әйләнгән ике нигез җирен, мәктәп балансына алу өчен хуҗаларыннан рөх сәт сорыйлар, каршы ки лүче булмый. Һәм шул көннән гаять зур эш башлана. Авылның ир-атлары урынны агачлардан чистарта, төбе-тамыры чыгарыла, ком түшәп, җир ярты метр га күтәрелә. Кыскасы, чын шугалак ясау өчен Рафыйкъ абый 1 млн сумнан артык акча тота.

– Бер айдан артык эш ләдек, авылның кечесе дә, олысы да үзеннән сал лы өлешен кертте һәм нәтиҗәсе күз алдында. Гомумән, бу урын Бакырчы балалары һәм яшьләренең спорт үзәге дисәң дә була. Биредә волейбол, спорт мәйданчыгы урын алган. Инде узган ялда өмә ясап, карын чистарттык, хәзер боз катыру процессы бара. Шугалак яктыртылган, балаларыбыз быел да рәхәтләнеп уйнар дип өметләнәбез, – дип сөйли Ба кырчы башлангыч мәк тәбе директоры Җәүдәт Сафиуллин.

Узган ел Түбән Урысбагада барлыкка килгән шугалакны, хәтта күрше рес публикада яшәүчеләр дә үз итә, бездә дә булсын иде, дип кызыгып китәләр икән. Монысы авылдашлары Равил Гарипов бүләге. Узган ялда, шулай ук, яшьләр җые лып чистарткан, бүген-иртәгә боз катырылып бе тәргә тиеш. Узган елдагы кебек, төрле авыллардан командалар җыелып, уеннар уздырырга исәпләре.

Олы ачасырлылар да кыш җиткән не зарыгып көтеп ала. 2016 елда ачылган шугалакны инде чис тартканнар, боз катырганнар. Егетләр командасы тупланган, махсус киемнәре бар, дусларча матчларда катнашырга әзерләр.

Менә шундый актив авылларны күреп шатланмый буламы соң? Тиздән кунакка йөреш башланыр. Шулай итеп, кышкы уеннар райондашларыбызны берләштерә, дуслаштыра. Тагын кайсы авылларда шугалаклар ачылды? Языгыз, район яңалыкларын бергәләп барлыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев