Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Рәхмәт сүзе

#әйтәмәле

Бәланең көтмәгәндә килүенә яши-яши инанасың икән. Көпә-көндез мунчабызда янгын чыкты. Авылдашларыбызның ярдәмчел икәнлекләренә шигем юк иде, хәзер тагын бер кат инандым. Ут күренү белән мәчеттә булган ир-атлар: Наил Галимов, Фәрит Вәкилов, Наил Сибгатуллин, янгын сүндерү машинасы килгәнче, өйне, сарайларны саклап калу өчен тырышты. Аларга башка авылдашлар да кушылды. Авылның һәм Норлатның янгын сүндерү машиналары озак көттермәде. Барысына да чиксез рәхмәтемне белдерәм.

Олы Ачасырда кайгыртучан, юмарт, битараф булмаган кешеләр яши, шөкер. Янгынның беренче көннәреннән үк матди ярдәм күрсәтә башладылар. Авылдашларыма, мәчеткә, хөрмәтле ир-атларына хәлебезне аңлап, матди ярдәм күрсәткәннәре өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм. 

Гел шулай бергә, бердәм булыйк! Хөрмәт белән, Гөлҗиһан апагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев