Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Рамил хәзрәт Хәкимҗанов: «Вакыт юклык сәбәп кенә»

Зур Ключины күпләр рус авылы дип уйлый.Әмма биредә татарлар да бик күп һәм мәчет тә, чиркәү дә эшләп килә. Юлдан узганда иман йортларының икесе дә күренеп, үзенә дәшеп тора. Биредә төрле милләт халкы дус-тату гомер кичерә. Олы Яке якларына чыкканда, ерактан ук үзенә җәлеп итеп торган манаралы зур мәчетне карап үтә идек. Эченә узып, имам-хатыйбы белән якыннан танышырга да насыйп булды, шөкер.

Зур Ключи мәчетенә моннан 11 ел элек имам-хатыйб булып Рамил Идрис улы Хәкимҗанов билгеләнә. Аны махсус бирегә чакыртып кайтаралар. Чөнки иман йортына чын хуҗа булырлык, ә авылда Ислам динен күтәрерлек җаваплы, җитди, белемле кеше кирәк була.

Рамил хәзрәт Арча районының Шекә авылында әби-бабай тәрбиясендә үскән. 8нче сыйныфтан соң әти-әнисе янына Казанга күченә. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый, биш ел укыганнан соң «Мәрҗәни» мәчетендә практика уза. Аннан яшь кадрны төзелеп бетмәгән «Ризван» мәчетенә җибәрәләр. Биредә ул биш ел тәҗрибә туплый. Инде Зур Ключи мәчетенең имамы юк дип, яшь гаиләне Яшел Үзән районына юллыйлар, ул исә каршы килми. Бөтенләй чит район, эшне иң беренче нәрсәдән башларга туры килә соң? Бинасы бар, әмма бернинди документлары булмый. Яңа имам нәкъ менә кәгазь эшләрен тәртипкә китерүгә алына.

Бүгенге заманда монысы иң мөһиме, бинаны, ут, газ, җирләрен рәсмиләштерү өчен генә дә ике еллап вакыт кирәк була. Яшәр өчен мәчет белән янәшә генә йорт төзиләр. Тора бара, мал-туар тотуга керешәләр. Бүгенге көндә үгезләре, атлары, кош-кортлары бар. Хәкимҗановлар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә. Камилә белән Мөхәммәд-Рәсүл мәктәптә белем алса, төпчекләре Алан балалар бакчасына йөри.
Рамил хәзрәт, шулай ук, Татарстан Рес публикасы мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» комитетында эшли. Ул Яшел Үзәндәге һәм Марий Элдагы оешмаларда хәләл продукция җитештерүне контрольдә тоту белән шөгыльләнә.

– Рамил хәзрәт, Зур Ключида мәчеткә йөрүчеләр күпме?
– Безнең авылда татарлар белән руслар 50гә 50 булып исәпләнә дисәң дә була. Дөресен генә әйткәндә, шул 50 процентының да бик азы гына йөри. Җомга көннәрендә 25-30 кеше җыелабыз. Шулай да алар арасында авыл халкы бармак белән санарлык, ә күрше-тирә авыллардагы төзелешләрдә, төрле ширкәтләрдә читтән килеп эшләүчеләр мәчеткә күбрәк килә.

– Мондый вәзгыятьнең сәбәбен нидән күрәсез?
– Ислам диненнән ерак торалар, күрәсең. Аннары, авылның икенче башында торучылар мәчеткә йөрергә ерак дип тә әйтә. Безнең халык сәбәп табарга ярата бит ул: вакыт юк, пенсиягә чыккач йөрермен, диләр. Халык арасында аңлату эшләре алып барабыз инде. Лаеклы ялга чыкканнар күп, тик һаман да килеп кенә җитә алмыйлар әле.
Мин килгән вакытта биредә озак һәм авырлыклар белән төзелгән мәчет ябык иде. Менә монда 11 ел элек мәҗлесләр бөтенләй үткәрелмәде. Безне бит инде бирегә эшли алсаң, эшләп кара, дип үтенеп китерделәр. Әлбәттә, булыштылар. Хәзерге вакытта инде, әлхәмдүллиләһи шөкер. Ике ел элек мәчетнең эче ремонтланды, электр чыбыкларын, җылылыкны тулаем алыштырдык, фасадны яктырттык. Мин килгән елны ук мәчет территориясендә балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Әлбәттә, бу күләмле хезмәтне бер сәдака акчасына гына башкарып чыгып булмый, иганәчеләр ярдәме белән эшләнде. Быел исә, мәчетне тышлап, җылыттык. Киләчәктә ашханә белән мәет юу урыны төзергә исәп, шулай ук түбәсен алыштырасы иде. Ураза гаете саен мәчеттә авыз ачтырабыз. Быел аеруча күп булды. Ел саен Мәскәүдән кайтып авыз ачтыручы гаилә дусларыбыз бар. Гәрчә алар хрис тиан диненнән, 10-15 кеше кайтып, икешәр көн кеше җыйган чаклары да була. Без бит инде сез хрис тиан, ачтырмагыз дип әйтә алмыйбыз, теләкләрендә бар икән, рәхим итсеннәр. Алар шулай ук кулларын күтәреп, амин итә, күмәк намазга баса.

– Кызыгыз кечкенәдән үк яулык бәйлиме?
– Юк. Анысы үз теләгендә, минем өчен иң мөһиме – дин күңелендә булсын. Яулык бәйлә дип, басым ясаганым юк. Үскәч тели икән, бәйләр дип уйлыйм.
– Газета укучыларыбыздан килгән сорауларны да җиткерәсем килә. Табын янында ирләргә баш киеме кияргәдер бит? Хәтта мәчеткә дә ялан баш керәләр. Бу дөрес күренешме?
– Мәчеттә башыңа кисәң, күркәмрәк булыр. Намаз укыганда да, түбәтәй киюнең әҗер-савабы күбрәк. Ә инде табын артында кию үз ихтыярында. Пәйгамбәребезнең хәдисендә бу хакта әйтелмәгән.

– Безнең мәчеттә җомга намазыннан соң, өйлә намазын укыйлар. Динне катлауландырмаска дигән сүз дә бар бит. Сез моңа нәрсә диярсез?
– Дөрес әйтәсез, пәйгамбәребез дә динне җиңеләйтегез дигән. Мәчеттә җомга намазыннан соң өйлә намазын уку дөрес түгел. Җомга көнне мәчеткә бармыйча, өйдә калгансың икән, өйләне укыйсы.

– Сәдака биргән акчаны ничек кулланырга?
– Хәзрәт-абыстайларга сәдака акчасын тоту үз ихтыярында. Бездә исә, абыстай да, үзем дә сәдаканы мәчеткә тапшыру яклы. Коръән мәҗлесләрендә бирелгән акчаны икенче кешегә сәдака итеп бирәбез икән, әҗер-савабы үзеңә үк күбрәк кайтачак. Аннан, мәет юу өчен мин билгеле бер тариф куюга каршы. Кем күпме булдыра ала, шуның кадәр бирсен. Төрле кеше бар бит, мөмкинчелеге булмаса, без мәетне юмас ка тиешме? Мәет юудан кергән акчаны да мәчет һәм зиратны тоту өчен кулланабыз.

– Тәхәҗҗүд намазын иртәнге намазга кадәр күпме вакыт алдан укып бетерәсе?
– Бу намазны төннең беренче яки икенче яртысында укырга кирәк. Мәсәлән, иртәнге намазга бер сәгать иртәрәк торгансыз икән, тәһарәтләнеп тәхәҗҗүд намазын укырга була. Билгеле вакыты юк.

– Намазны вакыты керүгә укырга, яисә 7 минут көтәргәме?
– Намазны вакыты керүгә үк укырга кирәк, көтәсе түгел. Мәчеттә яисә өйдә үзегез генә икән, азан әйтүгә укыгыз.

– Буялган тырнак, үстерелгән керфек тәһарәтне боза аламы?
– Керфек турында әйтә алмыйм, әмма тырнак буялмаган булырга тиеш.

– Спирт кушылган даруларны эчәргә ярыймы? Андыйны эчкәндә укыла торган догасы бармы?
– Андый даруларны кулланмасаң, яхшырак. Догасы юк.

– Рамил хәзрәт, сезнең белән танышуыбызга шатбыз. Районыбызга кайтып, шушындый зур эшләр башкарып, иман йортына яңа сулыш өрүегез өчен Аллаһының чиксез рәхмәтләре яусын сезгә. Мәчеткә йөрүчеләр артсын, уйлаган уй-ниятләрегез тормышка ашсын, гаиләгезгә иминлек, сәламәтлек насыйп булуын телибез. Ә инде сорауларга төгәл җавап биргәнегез өчен аерым бер рәхмәт. Киләчәктә дә газета укучыларыбыздан килеп ирешкән сорауларга бергәләп ачык лык һәм төгәллек кертербез дип ышанып калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев