Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Раифа махсус училищесында тәрбияләнүчеләр Яшел Үзән янгыннан саклау музеенда шигырьләр конкурсы үткәрделәр

Ябык типтагы Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесе укучылары Яшел Үзәннең янгыннан саклау музеена ел саен диярлек киләләр. Һәрвакыт - яңа төркем. Быел алтынчы сыйныф укучылары өчен экскурсия оештырылды.

Бу балалар Яшел Үзәнгә беренче тапкыр килде. Башта - янгын техникасы күргәзмәсе буенча күзәтү экскурсиясе булды. Аннары кунакларны янгын-коткару часте биналарын буйлап танышып йөрделәр, янгын сүндерүчеләрнең заманча техникасын һәм җиһазларын күрсәттеләр. Музейдагы экскурсия Россия Дәүләтенең янгын эше тарихына багышланган залдан башланды.

Малайлар сугыш һәм янгын сагы ветераннарына багышланган хәрби бүләкләр, орденнар һәм медальләр урнаштырылган стендны бик кызыксынып карадылар.

Визит ахырында Раифа махсус училищесында тәрбияләнүчеләр үзләре конференц-залда тормыш иминлеге нигезләрен саклау темасына үзенчәлекле шигырьләр конкурсы үткәрделәр.

Алдан әзерләнгәннәр иде, һәркем шигырь өйрәнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев