Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Рәҗәб ае бара, изгелектә булыйк

Ислам дөньясындагы өч мөбарәк айның берсе – Рәҗәб ае.

Бүген без күркәм айның фазыйләтләре, үзенчәлеге турында газетабыз кунагы – Акъегет авылы имам-хатыйбы Фиргать хәзрәт Биктаһиров белән сөйләшәбез.


Әссәләмүгаләйкем, Фиргать хәзрәт. Мөселман дин календаре буенча Рәҗәб ае бара. Аның мәгънәсен аңлатып китсәгез иде.


Әссәләмүгаләйкем вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү. Рәҗәб ае – һиҗри айларның җиденчесе булып тора. Ул тыелган һәм Аллаһының ае. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. хәзрәтләре бер хәдисендә әйтә: Рәҗәб – Аллаһының ае, Шәгъбан – минем аем, ә Рамазан Өммәтемнең ае», – дип. Рәҗәб сүзе – «тәрҗиб» сүзеннән алынган. Тәрҗемәсе хөрмәтләү, табыну дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә бу айга ихтирам күрсәтеп, ураза тотучының һәм Үзенә дога кылучының гөнаһларын кичерә, аны югары дәрәҗәләргә ирештерә. Бер хәдистә әйтелгәнчә, «Җәннәттә сөттән ак, балдан татлы Рәҗәб дигән бер елга бар. Рәҗәб аенда бер генә көн булса да ураза тоткан кеше шул елгадан шифалы ширбәт эчкән кебек булыр».


– Бу айның үзенчәлекләре нидән гыйбарәт соң?

– Рәҗәб аеның иң мөһим ике үзенчәлеге бар: алар мөбарәк – Рәгаиб һәм Мигъраҗ кичәләре. Рәгаиб кичәсе Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кичкә туры килә. Шушы кичтә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең әтисе Габдулла белән әнисе Әминә никахлашкан. Бу Мөхәммәд с.г.в. туачагы тәгаен билгеле булган кич. Мигъ­раҗ Рәҗәб аеның 26нчы көненнән 27сенә каршы кичтә була. Бу кичтә Пәйгамбәребез с.г.в. күккә менеп, Аллаһ Тәгалә белән сөйләшкән һәм шул кичтән биш вакыт намаз фарыз кылынган. Пәйгамбәргә «Әл-Бәкарә» сүрәсенең ахыргы аятьләре иңә. Кыямәт көнендә яклау хокукы бирелә. Шулай ук Рәҗәб аенда Аллаһ Тәгалә бөтен Пәйгамбәрләрнең догаларын кабул кылган һәм күп кенә әүлияләрне (изгеләрне) дошман кулларыннан коткарган.

– Нинди догаларны күбрәк укырга, салаватлар әйтергә кирәк?


Пәйгамбәребез (с.г.в.) Рәҗәб аенда шундый доганы бик еш укый торган булган: «Аллаһуммә бәәрик ләнәә фий Рәҗәбә вә Шәгъбәнә вәбәллигнәә Рамазан» – «Әй Аллаһым, безнең өчен Рәҗәб ае белән Шәгъбан аен мөбарәк кыл һәм Рамазан аена сау-сәламәт җитәргә насыйп ит».
Рәҗәб – Аллаһы Тәгалә ае булганга күрә, «Әл-Ихләс» сүрәсен күбрәк уку хәерле. Бу сүрәдә Раббыбызның төп күркәм сыйфатлары китерелә. Шулай ук түбәндәге зикерләрне дә еш әйтү файдалы.
*беренче ункөнлектә:
– «Сөбехана-ллахи-л-хаййи-л-каййум»
*икенче ункөнлектә:
– «Сөбехана-ллахи-л-әхәди-с-самад»
*өченче ункөнлектә:
– «Сөбехана-ллахи-л-гафури-р-рахим».


– Бу айны игелекле гамәлләр кылып уздырырга дигәндә, төгәлрәк нинди эшләребез савап­лы булып санала?


Рәҗәб аенда кылган изгелекләребез меңгә тапкырлана. Бу айда кылган гамәл-гыйбадәтләр өчен Аллаһ Раббыбыз савапларны арттырып бирә. Сәдакалар бирү, фәкыйрьләрне ашату, мескеннәрне шатландыру, көндезен ураза тоту, кичләрен гыйбадәттә үткәрү, күбрәк Коръән, «Ихлас»сүрәсен ешрак уку күркәм гадәт булып тора. Һәм шул очракта Раббыбыз безгә, иншаАллах, үзенең яраткан ае Рамазанны ныклы иман һәм чиста уй-ниятләр белән каршы алырга насыйп итәр. Аллаһ безгә Аның ризалыгына һәм бәрәкәтенә ирешү өчен көч һәм мөмкинлекләр бирсен! Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз булсын. Догада торыйк.


Фиргать хәзрәт, җавапларыгыз өчен зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев