Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Әрә йолдызы – Илгизәр

Соңгы елларда аралашу бик уңайсызланды. Хәтта туганнар белән дә. Вирустан сакланабыз, имеш... Әмма без шагыйрь, язучы якташым Илгизәр Фазлуллин белән күрешеп, белешеп торабыз.

  • Илгизәр 1937 елның 11 июнендә Төньяк Норлат районы Әрә авылында дөньяга килә. Авылда җиде еллык мәктәпне тәмамлагач, Норлатка йөреп ун классны тәмамлый. Шуннан соң Казанга килеп, Горбунов исемендәге заводта слесарь – лекальщик булып урнаша. Шул ук вакытта Казан дәүләт университетында журналистика факультетында укый һәм шул өлкәдә эшли башлый. 1954 – 1955 елларда ук аның шигырьләре, очерклары, хикәяләре, парчалары газета-журналларда бастырылып тора. 1957 елда «Сабыйлар уянганда» исемле китабы дөнья күрде. Илгизәр Фазлуллинның төп иҗаты – җыр өчен шигырьләр язу.
    2010 елда нәшер ителгән «Күгеш чишмәсе» китабы миңа бик зур тәэсир ясаган иде. Хискә бирелеп, «Исеңә төшәр әле» дигән очерк та язган идем.

    Тау ягы авыллары,
    Челтери чишмәләре...
    Суларын эчкәнең һаман
    Исеңә төшәр әле.

    Шушы юллар мине Әрә, Айдар, Күгеш, Карашәм, Норлат, Әҗәл, Тау Иле, Акъегет авылларына алып китте. Андагы чишмәләрне санап бетерерлек түгел, ә сулары сыйфатлы. Искә төшәләр шул, дус тым Илгизәр, рәхмәт сиңа шушы юлларың өчен. «Күгеш чишмәсе» өч бүлектән тора. Беренчесендә очерк лар, икенче бүлектә шигырьләр, ә өченчесе җырларга багышланган. Авторның язмалары барысы да якташларыбызның изге эшләре, аларның дөнья тарихына кереп, татар халкының кем икәнлеген таныта алган шәхесләргә багышланган. Аны укыган саен яңа кырларына, яңа фактларга чумып каласың. Китапның менә шушы бер сыйфаты булса да җитә: ул укыла, кулдан-кулга күчә. Шулай итеп, бәләкәй генә китап зур эш башкара – барыбызга тәэсир итә, уйландыра, узганыбызны искә төшерә. Ул безгә кисәтү дә ясый: яхшы укы – якташларыбыз Илдус Хәйбуллин, Равил Мингалиев, Мөхәммәтхан Фазлуллин абыйларың кебек булырсың, тырышсаң – чаңгычы Әхмәт абыең шикелле чемпион булуың да ихтимал. «Тырышкан – ташка кадак каккан» ди татар халык мәкале. Ташка кадак кагучылар бездә бик күп, әмма аларны кем белә дә, алар турында кем китап язган!?
    Шушы арада янәдән Илгизәр дустым килеп китте. Җырлар, шигырьләр китабы алып килгән. Ул зур булмаган китап «Белегез шуны» дип исемләнгән. Монда авторның җырлары тупланган. Алар белән танышкач, Тау ягының йолдызы – Илгизәр бит, диеп куясың. Аның шигырьләренә Сара Садыйкова, Мансур Мозаффаров, Рөстәм Яхин, Бату Мөлеков, Фасил Әхмәтов, Әнвәр Бакиров, Риф Гатауллин, Камил Хәсәнов һәм башкалар көй иҗат иткән. Бу китапка якташыбыз Илгизәрнең 50 җыры кергән.
    Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк, Илгизәр тарихка да хөрмәт белән карый. Моның бер мисалы, ул пленда булган күршесе, Германия тоткыны, инде күптән вафат Борһанетдин Низами хакында язып чыккан. Ул вакытта бу зур кыюлык таләп иткәнлеге билгеле. Контрольдә торган зат турында язу әле куркыныч иде, әмма Илгизәр беренчеләрдән булып аның турында язып чыкты. Бөтен авырлыкларны узып, сугыштан исән-сау кайткан Борһан тыныч хезмәт иясенә әйләнә, Әрә, Күгеш, Айдар авылларында ветеринария табибы булып эшли. Шул ук вакытта татар фольклоры белән дә кызыксына. Үсә төшкәч, аның турында язып, ул тапкан җырларны безгә җиткерүче дә Илгизәр булды. Китабыннан өзек тә китерим әле, бәлки күпләр укымагандыр.
    «Ул (Борһанетдин Низами) физик яктан таза, матур, көчле кеше иде. Безгә килгәч, фольклорист бөтен ишегалдын ялтырата, утын яра. Без, малайлар, үзебез яра алмаган түмгәкләрне ул килешкә җыеп калдыра идек. Барысын да ваклап яра, урнаштыра, тыныч кына эшли, ашыкмый. Соңыннан әни барыбызны да сыйлый. Аның белән очрашу зур бәйрәмгә әйләнә. Ул беркайчан да зарланмады. Ә бит аның өендә гомер буе урында ятучы сеңлесе, авыру хатыны Сафа ханым һәм үсеп килүче ышанычлы улы Лут белән кызы Иделия. Иртән караңгы кичкә кадәр хезмәт хаксыз колхоз эше, ә яшәргә кирәк... Фельдшерлык эше коткаргандыр инде.
    Бер барганда Борһан абый мыек астыннан елмаеп: хәзер Лут белән мунчага барырсыз диде. Аптырап, нинди мунча инде ул, дидем. «Ниндилеген күрерсең», – диде йомшак кына. Барсак, мунча землянкада икән. Рәхәтләнеп кердек. «Кругом экономия», – ди, Борһан абый, көлеп. Шундый
    •  
    • булса да күңелле заман иде. Менә тагын да дөнья үзгәрер дип яшәдек, ә тормыш ашыкмады...
      Тормыш иптәше Сафа апа мәрхү мен нән соң, ул авыру сеңлесе һәм кызы белән Константиновка совхозына, улы Лут янына сыенды. Соңгы вакытларда шунда очраша идек. Чын бабайга әйләнгән 75 яшьлек моңсу зәңгәр күзле Борһан абый һаман күз алдымда. Моңсу, арыган, әмма бер зарлану, сукрану юк. Мәрхүм булыр алдыннан күрешкәч тә, урындыкка таянып хәрәкәт итүче Борһанетдин абыйның зәңгәр күзләре миңа озак итеп карап торды. Аның нәрсәдер әйтәсе дә килгәндер инде – әйтә алмады. Ул да Шәмкүл малае, Шәмкүл бабае...» Илгизәргә бу хезмәте өчен дә мең рәхмәт.
      Илгизәр Фазлуллин Казанның авиация заводында чыга торган «Алга» газетасының мөхәррире буларак, журналист эшчәнлеген югары дәрәҗәгә күтәрә. Андагы әдәбият түгәрәгенә Хәсән Туфан, Габдрахман Әпсәләмов, Сибгат Хәким, Шәрәф Мөдәррис, Гариф Ахуновларны чакырып, җанландырып, баетып тора. Яшь әдәбият белгечләре, шагыйрь ләрнең кайберләре каләмнәрен шунда чарлый. Илгизәр бу һәм башка хезмәтләре өчен «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек була. Ә ни өчен ул Татарстан язучылар оешмасы әгъзасы түгел? Ни өчен ул бүгенгә кадәр анда түгел? Фазлуллин шундый холык лы кеше, ул гариза тотып союзга килмәячәк, аны чакырып алырга кирәк.
      ТРның беренче Президенты аны Мактау грамотасы белән бүләкләде, ә Рөстәм Миңнеханов яхшы эшләре өчен медаль бирде. Болар барысы да хезмәт, тырышлык нәтиҗәседер. Ул туган илен яратып, сагынып, кайгыртып яши, татар телен саклап калуда, аның тарихын сакларга тырышып бөтен көчен куя, моңлана, җырлый.
      Килер бер көн, исегезгә төшәр әле Татарстан күгендәге Әрә йолдызы. Озын гомерләр сиңа, дустым, иҗади уңышлар. Исән булыйк, бергә булыйк!
      Тау ягы бик борынгы, бай тарихлы, тылсымлы як. Тау ягы йолдызлар иле... Өйрәнүләрне дәвам итәргә кирәк. Ягыбызның беренче йолдызы Инсан Чадаш бәк улы, Бибаш, Улмас абыз, Габделкасыйм - Дусмәт, Баһави Вәисов әл Богари, Гайнан һәм Газизҗан әл Болгари, Кәлимулла, Илдус Хәйбуллин, Дамир Шәрәфетдинов, Һава Харисова, Айдарскийлар, режиссер Гали Ильясов, Фаил Шәфигуллин, рәссам-маринист Шәүкәт Шәфигуллин, картлар арасында бөтендөнья чемпионы Әхмәт Сираҗиев, Гомәр Саттаров, Резедә Кадыйрова, Илгизәр Фазлуллин, һ.б. Боларның кайберләренә инде очерклар язылды. Акрын гына калганнары да язылыр диеп хыялланам.
      Рәмзи Вәлиев,
      галим-педагог, тарих фәннәре докторы, профессор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев