Пионер елларын сагынасызмы?
Пионерлар, сез кайда, уяндыгызмы инде?
Онытмадыгызмы, бүген бит пионер учагы ягып, көлендә бәрәңге пешереп ашыйсы, урман Аланына экскурсиягә барасы бар. Үзегез белән ике күкәй, пыяла шешә белән сөт, йә баллы чәй алдыгызмы? Әниегез тагын нинди тәмлүшкә салды? Бары шунда, дисезме?
Ярар, барыбыз да бертигез идек инде, гади халык баласы, әмма, без бәхетле идек… Пионер җырлары безне туган илебезне яратырга, ватанпәрвәрлеккә өйрәтте, безнең девиз да бит: "Һәрвакыт әзер!" иде.
Сагынасызмы шул чакларны дуслар? Мин үсмер чакларыбызның онытылмас елларын бик сагынам...
Розалия Ибраһимова, Норлат
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев