Озын чабулы Нәүрүз
Газетабызда чыгып килүче «Күңелемдәгесен әйтәм» яратып укыла торган сәхифәләренең берсе. Ул укучы белән газета арасында бер күпер салды дисәң дә була.
Шалтыратучылар арасында нинди генә фикер җиткерүчеләр юк: болай гына күңелен бушатучылар, битараф булмаган авылдашларына рәхмәт укучылар, тирә-юньдәге күренешләргә җаны әрнүчеләр һәм башкалар. Арада, ник болай язмыйсыз, ә тегеләй, дип сүгүчеләр дә бар. Без һәрбер мөрәҗәгать итүчегә шат, чөнки шулай аралашып яшәгәндә генә ниндидер нәтиҗәләргә ирешергә, проблеманы күтәрер гә, җитәкчеләргә «тәрәз ша кырга» мөмкиндер ул.
Бу юлы да, гадәттәгечә, телефон трубкасын алдык һәм ишеткәннәрдән бер мәлгә өнсез калдык. Баласы өчен йөрәге авыртып шалтыраткан ананың фикере түбәндәгечә иде:
«Авылларда «Нәүрүз», «Кыш озату» бәйрәмнәре булды, халык күңелен күрделәр, рәхмәт. Әмма безнең авылда узганыннан әле бүген дә күңелдәге авыр тойгы, сыкрау бетми. Бу йөрәк әрнүе балаларыбыз өчен борчылудан. Иртәнге унда башланасы бәйрәмгә, биисе, җырлыйсы балаларны тугызга чакырдылар. Менә шул көннән бирле алар бер кат ефәк күлмәкләрдән, зәңгәрләнеп катканчы чыгыш ясарга үз чиратларын салкында көтеп тордылар.
Башка авыллардан килгән кунаклар пәлтәләрдән җыр лады, сөйләде, ә балаларга һаман чират юк. Шуларга ике коймак белән берәр чынаяк чәй жәлләделәр! Бусы бер хәл.
Ә инде худрукның кереп: «Миңа ул балалар кирәкми!» – дип акыруыннан һәм өч сәгать буе көтеп торган укучыларны биетмичә, шулай куып кайтаруыннан без, шул балаларның ата-аналары һәм дәү әниләре, бүген дә айный алмыйбыз!
Алар өчен йөрәк елаганга шалтыратам. Күз яшьләре белән кайтып киттеләр! Мыс кылладылар шулай итеп! Оят керсен иде бу чараны оештыручы бәндәләргә! Бәйрәм концертында биибез дип, ничә көннәр репетициягә йөргән, ахырда кирәкләре булмаган балаларның рәнҗешле күз яшьләре, аларның якыннарының үпкәле йөрәк әрнүе кая китәр икән...»
Шалтыратучы кайсы авылдан булуын яшермәде, гәрчә бу хакта, тикшерелгән факт булмагач, газетада язмауны хуп күрдек. Әлеге язма басылып чыгуга, редакциягә фикерләрен җиткерүчеләр күп булды. Шушы күңелсез хәл уңаеннан без дә үз тикшерүебезне уздырырга булдык. Чынлап та, балаларны мәдәният йортыннан куып кайтарганнармы? Шулай икән, алардан гафу үтенгәннәрме? Әллә бу мәдәният хезмәткәрләренә яла ягумы?
Сүз Норлат авылы турында бара һәм 28 мартта узган бәйрәмнән соң өч атнадан артык вакыт узган, балалар әле дә булса мәдәният йортына килмәгән. Гомумән, аларның хәлләрен белеп, чакыручы да юк икән.
Иң әүвәл шушы сораулар белән без Норлат мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Хөршидә Гайнуллина белән элемтәгә чыктык. Беренче шалтыратуда ук, әлегә җавап бирә алмыйм, алдан Наил Фәритович белән сөйләшергә кирәк, дигән сүзләрне генә ишеттек. Икенче көнне шалтыраткач, ул безгә түбәндәгеләрне җиткерде:
– Сездән безгә рәсми хат килмәде, шулай булгач, җавап та бирмибез. Наил Фәритович белән сөйләшегез, – диде дә, шап итеп телефон трубкасын куйды, рәхмәт, сау булыгыз диеп тә әйтеп өлгерә алмадым.
Димәк, Хөршидә Гайнуллинага үз гамәлен кылганмы, әллә юкмы икәнлеген сөйләп бирү өчен бездән хат кирәк булып чыкты. Шул ук көнне «Идел аръягы үзәкләштерелгән клуб лар системасы» җитәкчесе Наил Һаруновка рәсми хат юлладык. Әмма Хөршидә ханымнан җавап буласына икеләнәм, хәер ул безгә кирәкми дә инде, монда болай да барысы да ачык ярылып ята.
Бүгенге көндә бию түгәрәгенә йөргән балаларның әти-әни ләре ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Лиана Фәттахова һәм Кеше хокук лары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская исеменә хат юллаган.
– Минем кызым бию түгәрәгенә 6 яшьтән йөрде, хәзер инде безгә 12 яшь. Шушы бәйрәмнән соң балаларны клубка чакыручы да, гафу үтенүче дә булмады. Аларны кулланылган, кирәкмәгән материал кебек ташладылар. Алинә хореограф Петр Сәгыйтов төркеменә атнасына 2-3 тапкыр яратып йөрде. Мәдәният йортының бөтен бәйрәмнәрендә дә өчәр бию башкаралар иде. Сәнгать җитәкчесенең: «Мне твои дети не нужны, идите домой», – дигән сүзләре әле дә колакта чыңлый кебек. Шундый салкын көндә бер ефәк күлмәктән урамда биергә тиеш идеме соң алар? Шушы түгәрәккә 6 ел (ред.) йөреп, 6 грамота да юк бит безнең.
Кызның классташы чаңгыда йөри. Менә алар нинди генә ярышларда катнашмыйлар. Җитәкчеләре балаларның күңелен күрер өчен ял итәргә Казанга алып бара. Ул медаль, дипломнарны әйтмим дә. Костюмнарны үзебез сатып алдык. Һәр концертта зал тулсын дип, үзебез килеп утырдык. Чөнки Норлат мәдәният йортында җитәкче алышынганнан бирле, халык клубка йөрми дә. Кайткан кунакларның сабан туена да чыгасы килми, хәтта. Чөнки элеккеге милли бәйрәмнәребезне сагынырга гына калды. Ә кызым бию түгәрәгенә башка бармыйм диде, күңеле кайтты. Мәктәптә Алисә Ниязова оештырган түгәрәккә шатланып йөри башлады.
Бүгенге көндә Җиңү бәйрәменә яңа бию өйрәнәләр. Алисәгә рәхмәт, балаларыбызны ташламады, – дип сөйли Норлаттан Гөлназ Мөкминова.
Кечкенәдән ике оныгын бию түгәрәгенә йөрткән Роза Ягудинаның бу хәлгә әле дә булса йөрәге әрни.
– Күпме вакыт узды, әти-әниләр һәм балалардан гафу үтенүче, хәлләрен белеп, кызыксынучы да юк. Күпмесе шул көннән соң салкын тидереп авырды. Җыелыш җыйганнар дип ишеттек. Анысын да ике сәгать вакыт калгач кына, балаларның ватсаптагы төркеме аша хәбәр салганнар һәм ник тер бөтен әти-әниләрне дә чакырмаганнар. Бәйрәм көнне сәнгать җитәкчесенең балаларга ничек кычкырганын үзем ишеттем, куркудан 2нче сыйныфта укый торган оныгым елап җибәрде. Башка сыймаслык хәл бит бу. Теләгем шул, Хөршидә Гайнуллина балаларыбыздан һәм әти-әниләрдән гафу үтенсен, – ди Роза ханым.
(Язманы тулысынча газетабызның 29нчы санында укый аласыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев