Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Өйрәнүләр кирәк, авырулар гына килеп чыкмасын

Җәйге эссе көннәрнең берсендә, бу сишәмбедә Олы Яке авылы җирлегенең киң һәм түгәрәк аланына республиканың гына түгел, ә күрше республикалардан да ветеринарлар җыелып килде.

Шулай күп ләп җыелуның сәбәбе нәрсәдә? Бу өлкәдә җитди авыру очраклары теркәлгәнме әллә? Гомумән, нинди максаттан уздырыла бу чара?
Әлбәттә, бу сорау безне дә кызыксындыр ды. Урынга чыгып, барысын да үзебез күргәч, эшнең нидәлеге аңладык.
Олы Яке авыл җирлеге мондый күләмле чаралар үткәрү өчен бик уңайлы. Бөтен яктан да. Урыны җайлы, халкы кунакчыл һәм киң күңелле, Казаннан да, Яшел Үзәннән дә ерак түгел, өстәвенә, күрше республикалар да шушы тирәдә генә. Биредә, хәтта, Башкортстаннан да вәкилләр бар иде шул. Ә махсус техниканың күплеге һәм төрлелегенә дә искитәрлек. Күбесен безнең күргәнебез дә юк.
Бу көнне биредә хайваннар һәм кошларның аеруча куркыныч авыруларын бетерү буенча штаб өйрәнүләре узды.
Анда мәртәбәле кунаклардан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Линар Гарипов, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының ветеринария департаменты директоры урынбасары Андрей Муковнин һәм Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
– Безгә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау буенча эш алып бару бик мөһим. Бу чараны оештырган өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм, бүгенге өйрәнүләрнең нәтиҗәсе һәрберебезгә дә файдалы, – дип билгеләде район башлыгы.
Бу өйрәнүләр генә булса да, барысы да чынбарлыктагы кебек эшләнде. Күрсәтмә чыгышларны Яшел Үзән һәм Казан ветеринария хезмәткәрләре әзерләгән иде. Бүгенге көндә әлегә безнең тирә-юньдә хайваннар һәм кошлар арасында куркыныч авырулар булмаса да, регионнарда теркәлеп тора. Кош гриппының исә кабатлану ихтималы бар. Ферма-ферма кош-кортны яисә хайваннарны юк итү бик фаҗигале күренеш бит ул.
Ветеринария хезмәте белгечләре карантин билгеләү һәм юкка чыгару, эпизоотик учакның барлыкка килүен кисәтү, таралуын булдырмау һәм бетерү чараларын планлаштыру буенча документлар проектларын эшләде.
Шулай ук объектларны эшкәрткәндә дезинфекция техникасын, дезинфектантларны һәм шәхси саклану чараларын куллану, биологик һәм патологик материал пробаларын ветлабораториягә сайлап алу һәм китерү, аларны лаборатор тикшерү, шартлы эпизоотик учакта кансыз сую, хайваннарны юк итү процедуралары күрсәтелде.
– Мондый чараны без ел саен уздырабыз, – дип сөйли ТРның ветеринария идарәсе матди тәэмин итү дәүләт учреждениесе җитәкчесе Данил Нуриев.
– Һәр районда зур булмаган эпизоотик отрядлар бар. Мондый чаралар бик кирәк һәм мөһим дип саныйм. Чөнки без техника ягыннан да, белгечләр буенча да һәм матди тәэмин ителештән дә теләсә кайсы ситуациягә әзер булырга тиеш. Хәзер көн саен безнең тормыш үзгәреп тора, төрле авырулар баш күтәрә. Шуңа күрә боларга каршы тору өчен җайланган система булырга тиеш. Һәм ул ветеринария ягыннан гына түгел, ә калган ведомстволарның да әзерлекле һәм үзара эшләргә сәләтле булуларын таләп итә. Бүгенге өйрәнүләр өйрәнү булып кына калсын, авырулар килеп чыкмасын. Чөнки хайваннар арасында кешеләргә йогарга мөмкин булганнары да бар.
Данил Нуриев быел бу чараның регионара форматта уздырылуын билгеләп, аның уңай якларын да күрсәтте. Әйтик, үзара элемтә, шәхси танышу, күршеләрнең техникасын күрү, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бар. Чөнки авырулар килеп чыга-нитә калса, күрше коллегалар белән бергә эшләү үз нәтиҗәсен күрсәтә алачак.
Яшел Үзәннең ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Физзәт Фәхретдинов билгеләвенчә, мондый типтагы өйрәнүләр Яшел Үзән җирендә 2014 елда уздырылган.
– Ел саен безгә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге була. Хәзерге вакытта ветеринария буенча хәлләр тыныч түгел, чөнки Россиянең 35 районында түләмә авыруы теркәлгән. Куркыныч авыруларга каршы тору буенча өйрәнүләрнең файдасы күп, – диде Яшел Үзән берләшмәсе җитәкчесе.
Биредә Марий Эл, Чувашия, Удмуртия һәм Башкортстан республикаларыннан да отрядлар һәм техник чаралар, әйтик, ТРның баш ветеринария идарәсенең 48 ведомство учреждениесе, республика лабораториясе, матди тәэмин итү станциясе, МЧС, ЭЭМ, роспотребнадзор, россельхознадзор биоресурслар комитеты, 300 берәмлек техника, башка структуралардан 50гә якын техникасы катнашты.Чараны Чувашия республикасы станция се җитәкчесе Алексей Семенов уңай яктан бәяләп: «Семинар югары дәрәҗәдә узды. Бөтен эшләр практикада күрсәтелде, үзара ярдәмләшү, аралашу, хөрмәт булды. Үзебез өчен бу өйрәнүләрдән күп кенә уңай тәҗрибә дә алдык. Безнең республикада Африка чумасын юкка чыгару буенча өйрәнүләр булган иде. Бүгенге тема – кош гриппы белән безгә 2018 елда очрашырга туры килде», – диде.Менә шулай, штаб өйрәнүләре безнең районда тәртип белән, планлаштырганча, актив, кызыклы, мавыктыргыч һәм бик оешкан төстә бер сулыштан узды да китте. Хәзер ветеринарлар теләсә нинди авыруга каршы торырлык дәрәҗәдә әзерлекле дип әйтеп була. Сакланганны Аллаһ Тәгалә дә саклар диләр түгелме соң?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев