Осиновода чишмә ачылды
Төзекләндерелгән бу чишмә Осиново мәчете янында ага.
Бүген Яшел Үзән районында күп кенә социаль объектлар төзелә: балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт мәйданчыклары, – дип шәрехли ЯҮМР башлыгы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров. – Аллаһка шөкер, районыбызда 48 мәчетебез эшләп килә. Яшьләребез җомга намазларына йөри. Бүген исә Осиново бистәсендә мәчет янында яңа чишмә ачылды. Район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән, халкыбыз исеменнән спонсорлар каршында баш иябез.
Радик Шәрипов, Илдар Хафизов, Ильяс Гыймадов, Руслан Гущин, Тимур Әхмәтгалиев чишмә төзүнең инвесторлары булды.
Игелекле эшегез һәм районыбыз файдасына бәяләп бетергесез өлеш керткәнегез өчен рәхмәт сезгә!
Чишмәнең исеме дә матур – «Алия чишмәсе». Халкыбызга күп еллар буе хезмәт итсен, суы саекмасын! Тирә-юнен карап торыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев