Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Онытылмый ла авыл мичләре

Әй, рәхәткә бик тиз ияләшәбез икән бит. Менә салкыннар башлануга тизрәк газ мичләребезне кабызып, җылыдан «эреп китеп», үткәннәрне онытып та җибәрәбез кайчак. Әйтерсең лә, андый вакытлар булмаган да шикелле.

Авылдагы һәрбер йорт морҗа сыннан ак булып төтен күтәрелә, димәк, биредә тормыш кайный. Кышкы салкын иртәдә юрган астыннан чыгасы килмичә генә, шарт-шорт килеп мичтә утын янган тавышны тыңлап ятасың. Әни йокламый, балалар җылы өйгә уянсыннар, диеп, иртәнге биштә үк мичкә ягып җибәргән. Әби дә уянган, ул инде иртән торуга, янып бетәр-бетмәс күмер кызуында пешеп чыксын өчен, таба төбенә куырдак салып, күпертмә туглый. Йоклыйсы килсә дә, мичтән килгән тәмле ис борынны кытыклый.

Ул арада кызган күмер инде самоварны кайната башлый, мичтә калган күмер янына чуен белән көндез әбәдкә ашыйсы аш та кереп урнаша. Бу инде кыш көне көндә кабатлана торган гамәлләр. Авыл миченнән башка яшәүне күз алдына да китереп булмый. Ипи пешкән, казан куелган учагында ашы, сөте, суы кайнаган. Мич башында аяк киемнәре, итекләр кипкән. Аеруча салкын көннәрдә мич арасына сарык бәрәннәрен дә керткәннәр. Һәрбер гаиләгә яшәеш өчен җылы учак булып торган авыл мичләре.

Элегрәк елларда ике яклы йортларда ике мич булып, икесенә дә ягыла иде. Әмма, бик тиз суына да иде өйләр. Аннан инде мичләрне бер якта гына калдырып, пар белән җылытыла торган итеп, алгы якларга торбалар сузылды. Хәтерлисезме, күмер, торф яккан чак ларны? Әле аның күмере кайчак янмыйча теңкә корыта иде, кулда кисәү, тыш бияләе белән тузгытып алулар? Иң күңеллесе иртән була иде, кабат ягып җибәрер өчен көлен алган чак, никадәр акрын кыймылдыйм, дисәң дә, пырхылдап алганы? Шуларны уйлыйсың да, безнең әти-әниләргә, әбиләргә бигрәк авыр тормыш эләккән инде дип, уфтанып куясың. Аннары тормышыбызга газ баллоны белән эшли торган газ плитәләре килеп керде.

Советлар Союзы вакытында утызынчы елларда ук барлыкка килсә дә, әлеге плитәләр авылларда бик тиз генә булмаган әле, бары алтмышынчы елларда гына хуҗалыкларда була башлый. Газ баллоннары белән үзендә эшләгән хезмәткәрләрне әлеге оешмалар тәэмин итеп торган. Аш-су әзерләү өчен берәр айга җитә торган әлеге баллоннар халыкның тормышын шактыйга җиңеләйткән, билгеле. Әмма, әлеге пропан тутырылган авыр баллоннарны хатын-кызлар да, җилкәләренә күтәреп кайта иде. Озагракка җитсен диеп, аны саклап тотканнар. Хәзер генә ул бертуктамый чәй кайнатабыз, бар иде бит ул газ баллоны гына кулланып, бетә күрмәсен тагын, әле тагын кайчан алып кайтырлар дигән, вакытлар!

Розалия Ибраһимова.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев