Онытылмас хәтирәләр
Бер хәбәрсез югалганнар күпме, Каберләре кайда, кем белә? Балалары каберенә барып, Зиярат кылыр иде бер генә. Рәхилә Маликова
9 Май – Җиңү көнен бәйрәм итәбез, 22 июнь көн не Бөек Ватан сугышы башланган кайгылы көндә каһарман ветераннарыбызны, җиңү китергән батыр йөрәкле тыл хезмәтчәннәрен искә алабыз.
Тәскирә Садыйкованың сугыш елларында кичергән авырлыкларын, тормыш вакыйгаларын сөйләгәне күңелемдә саклана.
ЯШӘҮ ӨЧЕН ОМТЫЛГАНДА
Кадыйр Садыйков 1923 елның 25 октябрендә Мулла Иле авылында туа. Авыл ның җидееллык мәктәбен тәмамлый, комсомол әгъзасы була. Аны бетерү белән Норлат Райпотребсоюзының Мулла Иле сельпосында баш бухгалтер булып эшли. Читтән торып Мәскәү шәһәрендә урнашкан Бөтенсоюз Ко оперативлар уку йортының бухгалтерлар бүлеген тәмамлый.
– 1942 елның 29 апрелендә Кадыйр абыемны Ватан сугышына озаттык. Хәтерлим әле, кич сәгать уннарда бөтен туганнар белән абыйны Кала капкасына кадәр озата бардык. Аяк асты су, боз иде. Аның белән Закир абый Хәйбуллин китте. Абыем барыбызны да кочаклап чыкты. Мине каты итеп кысып-кысып кочаклады, – дип сөйләде сеңлесе Тәскирә апа. – Тагын да ике гаиләне ачы хәсрәт чорнап алды. Тилмереп хатлар көтәргә генә калды. Абыемнан хатлар килеп торганда, минем исемгә кечкенә генә өчпочмаклы хат килде. Ул хатта абыемның сугыш кырында үлеп калуы турында язылган иде. Бу үзәк өзгеч, коточкыч хәбәрне тик үзем генә белеп, бик каты елап, нык хәсрәтләндем. Шулай да, абыемнан һәр көнне хат көттем. Берничә көн үткәч, Олы Шырдан авылыннан Зәйнәп апа Садыйкова олы апасының ире Кәрим абыйның сугыштан язган хатын алып килде. Анда Кадыйр абыемның сугышта үлеп калуы турында язылган иде. Өебез эчен караңгылык басты. Олы яшьтә булган әтием белән әниемне ялкынлап янган утка салды. 4-5 айдан соң гына военкоматтан извещение алдык. 19 яшьлек егет яшәү өчен омтылганда туган ил туфрагын кочаклап, канга батып үлеп калды.
ИСТӘ КАЛГАННАРДАН
– Миңа алтынчы яшь чагымда, 1931 елның 3 маенда авылда көчле янгын чыгып, безнең өебез, каралтыларыбыз кара күмергә кала. Әллә без күп балалы гаилә булгангамы, әллә ач-ялангач калып, торырга урын булмагангамы, мин кечкенә вакытымны, абыйларымны шул вакыттан ук нык хәтерлим. Әти-әни, олы туганнарым ярдәмендә шул җәйдә өй корып алды. Хәтерлим, чоланы юк иде. Олылар эштә булганда, без өйдә дүрт бала кала идек. Олы абыем Самат һәм Кадыйр абыем өйдә булган барлык эшләрне эшлиләр. Эш бүлешенгән булганга күрәме, бервакытта да тавышланганнарын хәтерләмим. Кадыйр абыем да олылары кебек гармунда яхшы уйный, буш вакытларында озак кына уйнап утырырга ярата иде. Олы туганнарыбыз – Хәйретдин абый Хәбирә җиңгәбез һәм кызы Кәд рия белән 1941 елның 2 маенда ерак Себергә китеп урнашты. Гаиләбез кечерәеп, әти-әни, ике абый һәм без сеңлем Нурания белән яшәп калдык. «Сугыш башланды» дигән сүзне урамда хәбәр иттеләр. Авылымның өстен караңгылык басты, һәр өй эченә авыр кайгы, ачы хәсрәтләр, югалтулар килде, күпме күз яшьләре түгелде, – дип сөйли Тәскирә апа.
Бөтен ил белән ачлык, ялангачлык, коточкыч авыр лыклар кичерергә туры килә авылдашларыбызга.
СУГЫШ ЮЛЫ
Кадыйр язган хатлары буенча 1942 елның 29 апреленнән 26 ноябренә кадәр канкойгыч сугыш эчендә була. 1942 елның 1 маеннан 25 майга кадәр булган көннәре Суслонгерда хәрби хезмәткә өйрәтү отрядында уза. Иң соңгы хаты 1942 елның 16 ноябрендә язылган. Бер хатында Мәскәү шәһәрен дошманнардан саклавы турында язган. Хатлар барысы да Тәскирә апада саклана.
ТУГАННАР КАБЕРЛЕГЕНДӘ
Бөек Ватан сугышында һәлак булган Кадыйр Садыйковның каберен туганнары бик озак эзли. Кара мөһерле хәбәрдә Калач шәһәре дип кенә язылган була. Сталинград өлкәсе янындагы Калач шәһәре дип уйлыйлар.
Сугыштан исән-сау кайт кан абыйсы Самат тормыш иптәше белән Сталинград һәм Калач на Дону шәһәрләренә барып, барлык исемлекләрдән эзли. Военкоматта, исполкомда булып, беркайда да исемлектән таба алмыйлар. Самат Садыйков Хәрби эшләр министрлыгына хат юллый. Шуннан соң гына Воронеж өлкәсе, Калач шәһәре зиратына 142нче номерлы туганнар каберлегенә күмелүе турында хәбәр алалар.
– 1988 елның июнь аенда улымның кызы Ларисә белән Калач шәһәрендә абыем каберлегендә булдык. Туганнар каберлеге шәһәр зираты уртасында. Анда 64нче армиянең туган илне саклауда һәлак булган 141 солдаты күмелгән. Шулар арасында 10 татар фамилияле солдат бар: Садыйков К.Г., Мифтиханов В.М., Рәхимов Ш., Әмиров И., Акмухамбетов С., Әхмәдиев В.Д., Борһанов П.П., Зарипов Г.З., Нарку зиев И., Янгу разов М.А. – дип сүзен дәвам итә Тәскирә Садыйкова. – Туганнар каберлегенә якынлашкач та күз алларым караңгыланды, күзем ачсам да берни күрмәс булдым. Кызым абыемның фамилиясе язылган мәрмәр таш янына алып килде. Бу минутларны язып та, сөйләп тә аңлатып булмый. Кычкырып-кычкырып еласам да, ялварсам да, «абыем» дип тилмерсәм дә, йөрәгемнең җәрәхәтенә дәва таба алмадым. Зират өстендә бик күп кара каргалар төркеме кычкырып очып йөри. Алар миңа сугыш хәлләрен, абыемның ничек һәлак булганы турында сөйләгән, авыр хәсрәтемне уртаклашкан кебек булды.
Калач шәһәрендә өч көн булып, өч көн туганнар каберлегенә баралар, чәчәкләр салалар. Зират уртасында бик биек һәйкәл куелган. Бу һәйкәл Бөек Анага дан билгесе. Ак шәлен иңенә салган, түбән карап, күзләреннән әйтерсең яшь бөртекләре тама. Шушында күмелгән 141 солдатның әнисе кебек булган һәйкәл-Ананы Тәскирә апа кочак лап елый. Ташка уелган һәр фамилияне бармаклары белән сыйпап чыга. «Сезне дә тилмереп эзлиләрдер», – ди ул. Әнә чәчәкләр куеп киткәннәр...
46 елдан соң туганыңның каберен табу үзе батырлыкка тиң. Ярты гасыр йөрәк җәрәхәте әрнеп сызлый. Тик каберенә барып килгәннән соң һәм яңадан барырга өметләнүләр генә аз гына җиңеллек бирәдер.
«Менә бүген сагынып сәлам яза
Сезгә, аерылып киткән газиз улыгыз!
Кайта алсам инде күрешербез,
Кайта алмасам, бәхил булыгыз!
С. Кадыйр Г.
16.08.1942 ел»
Сугыш.... Ул күпме өмет-хыялларны чәлпәрәмә китергән. Сугыш елларында кичергән газаплар мәңге онытылмас яралар. Киләчәк буыннарны матур тормышы өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкән батырларыбызга рәхмәт хисе йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Гөлфинә Канакова.
Яшел Үзән – Сатпаев –
Мулла Иле
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев