«Өммегөлсем» кызлары «Сөлгеле капка» фестивалендә
Олы Яке мәдәният йортында эшләп килүче «Өммегөлсем» фольклор иҗат төркеме үзенең төрлелеге, активлыгы белән шаккатыра инде.
Әле карыйсың, авылча гади ситсы күлмәкләрен киеп алганнар, ак яулыкларын матурлап бәйләгәннәр дә урман читендә себерке бәйлиләр, әле купшы сәнгать костюмнарыннан балкып, җитди бәйгедә төшкән фотодан балкып торалар. Кай арада өлгерәләр диген!
Әнә, әле генә Арча районы Ташкичү авылында уздырылган «Сөлгеле капка» фестивалендә катнашып кайтканнар, афәрин, кызлар-йолдызлар!
Алга таба да шулай уңышларга ирешеп, кайнап, мәш килеп иҗат итеп яшәргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев