Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олысына ни кирәк, кечесенә дә шул кирәк

2022 елда ничә авылга бер бөртек бала туу киләчәкне өметле итә алырмы?

Рус Әҗәле авылы җирлеге хисап сессиясе, һәрвакыттагыча Карашәм авылы клубында узды. Театр вешалкадан башлана дип әйтәләр бит инде. Сүзне авылның әлеге тарихи клубыннан башлау да юкка түгел. Агачтан төзелгән элеккеге клуб биналары районда хәзер бик нык азайды бугай инде. Карашәмнеке әлегә тора. Әмма аның да көннәре санаулы икән.

Сессиядә клуб төзелеше турында сүз бөтенләй дә алып барылмады анысы, әмма яңасы төзеләчәге билгеле булып чыкты. Була дигәч булдырырлар. Әнә бит, хәзер кайсы авылга гына барма, барысында да диярлек яңа мәдәният йорты төзеп куйганнар, йә булмаса, искесен күз явын алырлык итеп ремонтлаганнар. Сүз дә юк, авылларга мәдәният учаклары бик кирәк, шул ук вакытта башка җитдирәк, кичекмәстән хәл итәсе проб­лемалар да җитәрлек.


Рус Әҗәле авылы җирлеге башлыгы Гөлнара Семахинаның сессия­дә ясаган чыгышыннан аңлашылганча, болай да халык саны буенча аерылып тормаган бу кече авылларда узган елда нибары 1 бала гына туган! Ә үлем-китемнәр? Алар, кызганычка, 9га җиткән. Мондый аермалык, әлбәттә, уйландыра торган саннар. Шуңа күрә өлешчә мобилизация буенча да моннан бер кеше генә алынган – Аркадий Осипов. Аңа исән-сау әйләнеп кайтырга язсын, дип тели якташлары.


Территория зурмы ул, кечкенәме, яшәүчеләре азмы ул, күпме – яшәү өчен уңайлыклар, юллар, сыйфатлы су белән тәэмин ителү сорала. Кече авылларны яшәтү өчен шулай ук акча да кирәк. Халык саны аз булгач, үзсалым акчасы да очны-очка ялгарга гына җитәдер дигән нәтиҗә ясарга була. Әмма монда башлык җитәкчелегендә кул кушырып утырмыйлар, һәр елны дәүләт ярдәме белән ниләрдер эшләргә тырышалар. Шуңа күрә җирлек башлыгы үзенең сессия хисабында һәр тармакка төгәл анализ ясап узды.


Җирлектә бюджет ясау­чы төп предприятиеләр булып «ВЗП «Заволжья» Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең 1нче отряды һәм «Әҗәл» терлекчелек комплексы тора. Әлбәттә инде, шәхси хуҗалыклар да ярдәмгә килә. 2-3-4әр сыер, кәҗәләр асраучылар бар. Кайберәүләр умартачылык белән шөгыльләнә. Әмма былтыр терлек санының кимүе күзәтелгән. Бу шулай ук хезмәткә яраклы халыкның кимүенә нык бәйле.

Ел саен җыеннарда Карашәм авылы белән Татар Әҗәле арасындагы юлларны ремонтлау кирәклеге турында мәсьәлә күтәрелеп килде. Юл республиканыкы. 2021 елда монда ремонт башланды. Бүген ул тулысынча асфальтланган. Аның өчен без Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчелегенә бик рәхмәтле,дип сөйли Гөлнара Семахина. Су челтәрләре бик тузды. Ул 6,1 чак­рым булып, шуның 70 проценты алмаштырылуга мохтаҗ. Рус Наратлысында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасы ...

Дәвамын газетабызның 17 февраль саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев