Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Якедә кич утырып күңел ачалар

Олы Яке авылы хакында бу арада газетабыз битләрендә еш язабыз, шулай булмый ни, бик активлар.

Җир җимертеп эшли дә, рәхәтләнеп ял да итә беләләр шул. Биредә шаулап-гөрләп «Авылымның айлы кичләре» дип исемләнгән кич утыру бәйрәме узды. Утыр мага әйләнә-тирә авыллардан да бик күп кешеләр килде.

– Без күп милләтле респуб ликада яшибез. Шуңа да төрле халыкларның традицияләрен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә тиешбез. Бәйрәмебезне тагын да ямьләндереп, ут күршеләребез Мари республикасыннан, Арча районыннан дусларыбыз килде. Мәдәниятебезне яшь буынга җиткерү – безнең төп бурычыбыз. Килгән кунак ларның барысын да тәмле шулпа, пылау һәм самоварда кайнаган чәй, коймак белән сыйлаган пешекчебез Гүзәл Нургалиевага рәхмәт, – дип сөйли Олы Яке мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.
– Төрле милләт биюләрен башкарып, җырлап, күңел ачып, кич утырулары сизелми дә үтеп китте. Кунаклар да, авыл халкы да мондый үзенчәлекле бәйрәмнән канәгать калды.

– Искиткеч бәйрәмне оештыручыларга бик зур рәхмәт. Дуслар белән очрашып, жырлап, биеп, тәмле ризыклар белән сыйланып кайттык. Самовар чәенең тәмлелеген әйтеп бетергесез. Лилия апа, сезнең рухи көчегез кимемәсен, саулыгыгыз нык булсын. Безне күп еллар шулай җыеп, очраштырып торырга язсын. Сез авыл, милләт өчен бик кирәкле эш башкарасыз. Сезгә ярдәм иткән кешеләргә дә зур рәхмәт, – дип фикерләрен яза Рәмзия Дәүләтшина.
Һәр эштә дә халык фикере, алардан килгән кайтаваз бар нәрсәдән өстен. Олы якелеләр дөрес юлда, милләтләр дуслыгын ныгытып, телебезне, күркәм йолаларыбызны саклап, авыл урамнарын матур көйләргә күмеп, күпләрне яшьлек елларына алып кайтып, гөрләтеп яши белә. Мондый райондашларыбызга сокланмый мөмкин түгел, афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев