Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы хөрмәткә лаеклы тәрбиячеләр

Кайсы гына һөнәр иясен алма, барысы да мактауга лаек.

Ләкин, шул һөнәрләр арасында, балалар өчен икенче әниләрен алыштыручы, төркемдәге 25-30 баланы җылы сүзләре, ягымлы карашы белән үзенә җәлеп итүче, елаганда юатучы тәрбияче һөнәре иң изгеседер, мөгаен.


Бала табып, аны ике-өч яшькә кадәр куеныңнан чыгармыйча иркәләп үстерәсең дә, эшкә чыгар алдыннан балалар бакчасына илтәсең. Әле сабыең андагы мохиткә күнгәнче, күпме күз яшең түгелә. Бер яктан балаң бакчага бармыйм, анда калмыйм, диеп елый. Икенче яктан әниләре өзгәләнеп, йөрәкләре авыртып, балам еламыймы икән диеп, тәрәзә буенда тыңлап йөри. Ә тәрбиячегә нишләргә? Әнә шундый олы йөрәкле, һәр баланың күңеленә ачкыч табып, кечкенәдән шәхес итеп тәр бияли алучылар алар.


Игелекле, хөрмәткә лаек Норлат авыл җирлегендәге балалар бакчалары (элек алар икәү иде), яследә эшләп киткән, лаеклы ялда булган хезмәткәрләрне олылап бәйрәм узды. Оештыручысы, тынгысыз йөрәкле, булсын диеп җан атып йөрүче авылыбызның «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, ветераннар советы рәисе Роза Ягудина.


Балалар бакчасында эшләп киткән нәрнең берсе дә онытылып калмаган, шикелле.

Авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров та үзенең чыгышында: «Тәрбиячеләр – балаларның икенче әниләре ул, сезнең хезмәт бәяләп бетергесез»,диде. Әлбәттә, барлык хезмәт кәрләргә Мактау кәгазьләре, чәчәкләр, бүләкләр тапшырылды.

Район, авыл җирлеге, ветераннар советы исеменнән дә рәхмәт хатлары булды. «Гөрләвек» балалар бакчасы мөдире Наилә Иванова чыгыш ясап, үзенең юбилеен билгеләп үтүче, гомере буе балалар яслесендә эшләп чыккан кече тәрбияче Рәсимә Хәсәновага бүләк тапшырды. Шулай ук балалар бакчасы мөдире булып эшләгән Лидия Тюканова да тәрбияченең балага булган мөнәсәбәте, тәрбияле буын үстерү өчен көчләрен кызганмавы турында бик тәэсирле итеп сөйләде. Чират, Әминә апа Заһидуллинага җиткәч, барысы да игътибар белән аңа текәлде. Әминә Лотфулла кызы дөньяга килгәндә үк педагог булып тугандыр ул, мәктәп тәмамлаганнан соң ук, иң элек балалар йортында тәрбияче була, аннан күрше авылларда укыта һәм Норлат җиләк-җимеш питомнигының балалар бакчасына мөдир итеп билгеләнә. Иң авыр шартларда эшләргә туры килә аңа. Мичкә ягарга утынын әзер ләргә, ташкүмерен станциядән машина яллап алып кайтырга кирәк, сулар кермәгән, бары сы да кул көче, физик хезмәткә корылган чаклар. Әмма, Әминә апа гел яшь күңелле, бар хезмәт юлын нәниләр белән үткәргәнгә үзе дә бала шикелле. Сүзен тәмамлар алдыннан чын күңеленнән Роза Ягудинага рәхмәтләрен әйтте, әле ярый син бар, безне кем шулай бергә җыяр, очраштырыр иде диде.


Бәйрәм чарасы әлбәттә, бик матур чыгышлар белән узды, мәдәният йорты хезмәткәрләре Хөршидә Гайнуллина, Эльвира Яковлева, Айнур Нурмиев, Гөлчәчәк Шакирова моңлы җырларын бүләк итсә, тәрбияче Гөлназ Насыйбуллинаның дәртле биюләренә күзләр иярмәде. Тәрбиячеләр өчен иң зур бүләк, әле үзләре дә күптән түгел генә балалар бакчасыннан мәктәпкә киткән укучыларның чыгышлары булгандыр, биеделәр, җырладылар, «Нур» халык театрының балалар студиясенә йөрүчеләрнең Инзилә Галиуллина өйрәткән «Тукмар белән Чукмар» әкиятен дә күрсәттеләр.


Кичәне Роза Ягудина белән Хөршидә Гайнуллина бик мәгънәле, уйлап төзелгән сценарий буенча алып барды. Әлбәттә, бәйрәм булгач, сый-нигъмәтләр белән тулы чәй өстәлсез була, димени?
Анысын да авылыбызның барлык чараларында игелекле, изге гамәлләре белән ярдәм итүчеләр Фәрит Зыятдинов, Руслан Шәрәфетдинов, Зөфәр Борһанов, Алексей Михайлов, Алеся Ниязова ларның матди ярдәме белән оештырылды. Мондый очрашулар лаеклы ялда булучылар өчен аеруча кадерле һәм күңел түрендә озак еллар якты хәтирә булып сакланыр әле.


Розалия Ибраһимова.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик зур рәхмәт, Розалия Бәдретдинова , хезмәтебезгә уңай бәя биргәнегез өчен.