Олы Шырданга юл кирәк!
Олы Шырданда хисап сессиясе мәдәният йортында түгел, ә мәктәптә уза, дигән хәбәрне сарафан радиосы аша гына ишетеп белдек. Аптырадык инде, әлбәттә. җирлек башлыгы Рәис Кәримов сүзләренә караганда, авылның бөтен кары нәкъ менә мәдәният йорты урнашкан урамга яуган һәм монда берничек тә юлны ачып булмый икән.
«Олы Шырданны килеп күрегез сез, кызлар, юллар юк», – дигән сүзләрне социаль челтәрләребездә укучыларыбыз да язган иде инде. Бардык, күрдек һәм чынлыкта юллар бар, тик тулысы белән ачылмаган. Мәдәният йорты тирәсе чистартылачакмы, әллә яз җиткәнне көтәрләрме, анысын да аңламадык. Техникага түләр өчен акча күп кирәк дигән сүзләрне генә ишеттек.
Мәктәп бинасының кечкенә генә сыйныф бүлмәсендә халык бармак белән генә санарлык, хәер артыгы килсә, урын да булмас иде. Җирлек башлыгы Рәис Кәримов узган елгы эшчәнлегенә хисап ясады һәм үткән чараларны яктыртты. Дүрт авылда 363 кеше яши һәм эшкә яраклы халыкның иң төп проблемасы — эшсезлек. Кызганыч, 10 ел элек «Красный Восток» үз эшчәнлеген туктаткан, анда элек 30 кеше хезмәт куйган. Хәзер исә күпләр Карамалы Тау, Зөя утравы, Яшел Үзән һәм Казан шәһәрләренә барып эшли.
Олы Шырданнан өч егет махсус хәрби операциядә катнаша. Башлык аларның исән-имин әйләнеп кайтуын теләде. Шулай ук төрле чаралар уздыруда ярдәм күрсәткән иганәчеләргә, актив авылдашларга рәхмәтен белдерде. Шуның белән чыгышы да тәмам булды. Вәт бер проблема юк икән биредә дип уйласагыз, нык ялгышасыз. Авыл халкының үзәгенә үткәннәренең берсе – юлсызлык. Ягъни, төп юлдан Олы Шырданга керә торган 4 чакрым озынлыктагы юл кайчан төзекләндерелер, дип борчылалар. Район җитәкчелегенә авыл халкының мөрәҗәгатен Наҗия Хәсәнова җиткерде.
Август аенда суга түләүгә ни өчен коточкыч саннар килде, дигән сорауга «Норлат ТКХ» предприятиесе җитәкчесе Ленар Садриев җавап бирде. Бу хакта «Яшел Үзән» газетасы да 15 сентябрь санында бер бит тәфсилләп аңлатып язып чыккан иде. Квитанциядә күзләрне шарландырырлык саннар күрәсегез килми икән, иң кулае – счетчик куйдыру. Закон шулай куша.
– 2023 ел Россиядә Педагоглар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Менә без авылда лаеклы ялда булучы биш укытучы-пенсионер. Ел буена өч тиенлек открытка да тапшырмадылар. 31 ел мәктәптә эшләдем, күпме балага белем, олы тормыш юлына фатиха бирдем, сыйныфтан тыш чаралар, конференцияләр уздырдым. Ник бер искә алучы булсын! Безгә берни кирәкми, бары тик хөрмәт күрсәтсәгез, аздан да күңел булыр иде, – дип үпкәсен белдерде Зәйнәп апа Нуруллина.
Авыл җирлеге үз ялгышлыгын аңлап, бу хилафлыкны төзәтергә вәгъдә бирде. Аннан клуб бинасын яңарту, иске авыл җирлеге бинасының коймасы авылны ямьсезләп тору, барлык урамнарның кардан чистартылмавы кебек сораулар да яңгырады. Сессиянең күңелле өлешендә актив авыл халкына район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Кече Шырданга җан өрүче Асия Гобәйдуллина чыгышы хакында да әйтмичә кала алмыйм. Белгәнебезчә, Кече Шырдан Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеен каршы алырга әзерләнә. Республика алдында битне кызартмас һәм кунакларны лаеклы каршы алу өчен яңа клуб һәм юлларны тәртипкә китерергә кирәк. Әлбәттә, бу күләмле эшләрне башкарып чыгу өчен район һәм республика ярдәменнән башка булмый. Кече Шырданның алга таба үзгәрүен күрергә насыйп булсын иде. Асия Наилевна моңа кадәр куйган максатларына ирешеп килде, киләчәктә дә Аллаһ ярдәменнән ташламас дип өметләник.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев