Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырданда «Маҗаралы Яңа ел» кичәсе оештырдылар

Олы Шырдан мәдәният йортында авыл халкы өчен Яңа ел тамашасы оештырылды.

- Бәйрәмгә яраткан әкият геройлары — Убырлы карчык, Кикимора, Кыш бабай һәм Кар кызы килгән иде. Сәхнәдә авылдашларыбыз Рәдиф Шакиров һәм Мәгъсүм Таһировның җырлары яңгырады, алар кичәгә аерым бер ямь өстәде.

Кыш бабаебыз — Илдар Батталов — һәркемне биетте, җырлатты, беркемне дә читтә калдырмады! Уен-көлке, дәртле биюләр кич буе тынмады. Килгән һәр тамашачы лотереяда катнашып, шәп бүләкләр отты. Яңа еллар мөбәрәк булсын! Сәламәтлек һәм бәхет сезгә, – дип матур теләкләрен җиткерә Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев