Олы Шырдан мәдәният йортында Песиләр көне уңаеннан кызыклы чара оештырганнар
Җир йөзендә бу йомшак, хәрәкәтчән һәм бик акыллы хайваннарга битараф калган кешеләр аздыр.
Олы Шырдан мәдәният йортында бер генә бәйрәмне дә читләтеп үтмиләр, хәтта Песиләр көне уңаеннан кызыклы чара уздырганнар.
Хайваннарны яклау фонды бу көнне сукбай песиләр һәм гомумән, песиләр проблемасына игътибарны җәлеп итү максатыннан үткәрә.
Җир йөзендә бу йомшак, хәрәкәтчән һәм бик акыллы хайваннарга битараф калган кешеләр аздыр. Хәтта песиләр турында фән дә бар – фелинология дип атала. Ул песиләрнең бик акыллы һәм файдалы булуын ассызыклый.
Сер түгел, песиләр борын-борыннан бөтен дөньяда иң киң таралган йорт хайваннары булган һәм шулай булып кала да: җирдә яшәүчеләрнең 80%ка якыны йорт хайваннары асрый, һәм аларның яртысыннан артыгы нәкъ менә песиләргә өстенлек бирә, икенче урында этләр тора.
Матурлыктан тыш, песиләр кеше өчен файдалы функцияләр дә башкара. Алар кимерүчеләрне юк итә, кайбер авыруларны дәвалый һәм хәтта хуҗаларының гомерләрен озайта. Әйтик, Америка табиблары песи асраучыларның йөрәк авыруларыннан 40%ка сирәгрәк җәфа чигүен, шулай ук аларда инфаркт һәм инсультлар сирәгрәк булуын билгеләгән. Ә Инглиз табиблары «песи терапия»се эшләгән. Аның ярдәмендә берничә авыруны, аерым алганда, буыннарның ялкынсынуы һәм гинекология авыруларын дәваларга тәкъдим итәләр.
Кайбер илләрдә әлеге хайваннарның аерым дәүләт исәбендә булуы гаҗәпләндерми. Әйтик, Австриядә азык-төлек складларын саклаган һәр песимгә ит һәм сөт рәвешендә гомерлек пенсия түләнә, ә Кытайда песиләрне закон дәрәҗәсендә саклыйлар. Сүз уңаеннан, Япониядә хәтта 7 песи хөрмәтенә төзелгән Песиләр храмы да бар, ә Германиядә – Песиләр музее, анда песиләр белән бәйле булган һәм бөтен дөнья буенча сайлап алынган күп кенә экспонатлар җыелган. Россиядә песиләр музейлары Мәскәүдә, Санкт-Петербургта бар.
Әлбәттә, бу искиткеч һәм грациоз хайваннар, юлбарысларның һәм леопардларның якын туганнары турында озак сөйләргә була. Шуңа күрә бәйрәмдә барлык песиләргә үз йортлары булуын, кайгыртучан хуҗалар һәм тәмле ризыклар телисе килә.
Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев