Олы Шырдан авылында өмәләр гөрли
Өмә - коллективны берләштерүче күркәм традиция
Көз һәм яз айлары чисталык һәм тәртип урнаштыруның традицион чоры, ә өмәләр – коллективны берләштерүче күркәм традиция. Бүген өмәнең нәрсә икәнен беркемгә дә аңлатырга кирәкми. Советлар Союзы чорыннан бирле кулланышка кергән бу сүз территорияләрне төзекләндерү, йорт яны участокларында, урамнарда тәртип урнаштыру белән ассоциацияләнә.
- Бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр, авылның чисталыгына битараф булмаган авылдашлар бик тырышып өмәләрдә катнашалар. Хезмәтнең нәтиҗәсе күренгәч рәхәт булып китә. Авыл уртасындагы күл буен, чүплек контейнерлары территорияләрен чистартабыз, хуҗалары булмаган йорт тирәләрен дә тәртипкә китерәбез, - дип сөйли Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев