Олы Шырдан авылында яшәүче Рауза Шиһап кызы Гарафиева 90 яшьлек юбилеен билгели
Гомере буе туган колхозына хезмәт иткән, биш бала тәрбияләп үстергән хөрмәтле авылдашын район башлыгы исеменнән авыл җирлеге башлыгы Рәис Кәримов котлады.
Матур теләкләргә без дә кушылабыз. Юбилярга бәрәкәтле гомер, исәнлек, балалары һәм оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп, озак еллар яшәвен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев