Олы Шырдан авылында 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәмен гөрләтеп уздырганнар
«Беренче май бәйрәмен авылдашлар белән бергәләшеп бәйрәм иттек»
Беренче май килде җиргә,
Якты нурга күмелеп.
Төрле төскә керде җихан
Матурлыкка төренеп.
- Беренче май бәйрәмен авылдашлар белән бергәләшеп бәйрәм иттек. Әлеге чарада катнашып үзләренең матур җырларын, шигырьләрен, биюләрен, гармун моңнарын бүләк иткән үзешчәннәребезгә зур рәхмәтләремне җиткерәм. Бәйрәм һәр йортка, һәр гаиләгә иминлек алып килсен! Һәркайсыгызга да сәламәтлек, уңышлар, тотрыклы тормыш телибез! Җылы май кояшы сезгә көч-куәт өстәсен, күңелләрегез һәрвакыт бәйрәм кәефе, шатлык-сөенечләр, тормышка мәхәббәт хисе белән тулып торсын, – дип матур теләкләрен җиткерде Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев