Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырданда 1 июнь «Балаларны яклау» көне уңаеннан сабыйлар һәм яшьләргә чын бәйрәм – махсус Сабантуй оештырганнар.

-Бик күңелле булды. Балалар рәхәтләнеп барлык төр уеннарда бик актив катнашты, - дип сөйли Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.

– Уйнап арыгач, тәмләп кайнар ботка, коймак, чәйдән авыз иттеләр, тәмлүшкәләр белән сыйландылар. Китапханәчебез Мөслимә апалары Каюмова бәхетле балачак турындагы китаплардан торган күргәзмә белән таныштырды, китапның мөһимлеге турында сөйләде.

Оныклары белән бәйрәмгә килгән дәү әни, дәү әтиләр дә балалар янында уеннарга катнашкан. Рәйхана Шәйдуллина оста итеп билендә, кулында, муенында боҗра әйләндереп, балаларны шаккатырган, ә өстәл артында Коръән сүрәләре укып, күңелләренә иман тамчылары салган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев