Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Шырдан авылында, шулай ук, тыл ветераннарын зурладылар

Бөек Җиңүнең 77 еллыгын колачлы итеп билгеләдек.

Бөтен җирдә, илебезнең ике генә кешесе калган авылында да 9 май көнен бәйрәм итми калмаганнардыр. Ә үзебезнең райондагы чаралар турында без социаль челтәрләребездә яктыртып бардык.

-Җирлек башлыгыбыз Рәис Кәримов белән авыл Советы депутатлары исеменнән тыл хезмәтчәннәрнә бүләкләр тапшырдык, - ди Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова. – Инде аз санда калып баручы ветераннарыбызга мондый көннәрдә дә хөрмәтебез зур булса да, менә шулай яннарына кереп, хатирәләрне барларга, күңелләрен күреп, сөйләшеп утырырга әле ярый Җиңү көне кебек истәлекле даталар бар. Ул апаларыбыз кечкенәдән тормышның михнәтләрен татып, зурлар белән бер рәттән хезмәткә җигелеп үскән буын. Аллаһ Тәгалә саулыкларын, гомерләрен бирсен, бәхетле картлыкта, кадер-хурмәттә яшәсеннәр иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев