Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Карагуҗа җирлегенә кергән Чирүчи авылында гомер итүче Нәсимә Гәрәй кызы Гәрәевага 100 яшь тулды

Нәсимә әби 1941 елда кияүгә чыга, әмма бәхетен сугыш өзә. 1942 елда ире яуда хәбәрсез югала. Яшьли тол калган кыз гомере буе Нургалиен кайтыр дип, көтеп яши.

Замандашларына тәтегән барча авырлыкларны да күрә ул. Буа ягында окоплар да казый, Сергач ягындагы кара урманнарда кар ерып, урман да кисә, колхозда үгез җигеп, җир дә сөрә...

Бөек Ватан сугышында тол калган мөхтәрәм әбиебез олы яшькә җитү белән бергә, якты дөньяны күрү бәхетеннән дә мәхрүм икән. Шулай да ул бүгенге көндә тәрбиядә, урыны җылыда.

Нәсимә әбине күркәм юбилее белән Олы Карагуҗа җирлеге һәм район мәдәният идарәсе җитәкчесе Марат Минһаҗев ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән котлады. Без дә ак яулыклы, үз гомерендә күпне күргән әбекәйгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез.

Ә Нәсимә әби беренче һәм бердәнбер иренә тугры булып, мәхәббәткә ышанычын югалтмыйча, күпме вакыт узса да, аларның кайчан да булса очрашуларына ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев