Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районындагы «Ягода-Малина» коттедж бистәсе карагуҗалылар тормышын «малинага» әйләндерәчәк

Олы Карагуҗа авыл җирлегенә азрак бармый торсаң, үзгәрешләрне күреп шаккатасың. Әйләнә-тирәсендә яңгырдан соң гөмбә кебек барлыкка килгән төзелешләр әкиятне хәтерләтә. Шулар янында авыллар беренче карашка югалып калган кебек булса да, урамнарын һәм төзек йорт-җирләрен күргәч, алай түгеллегенә инанасың.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Югалып кала торганнар яшәми бу якларда. Халкы талантлы, эшкә һәм сүзгә осталар, җырлыйлар да, бииләр дә, гармунында да сыздыралар. Кулларыннан килмәгәне юк. Суы да бик тәмле диләр хәзер биредә, краннан чишмә суы ага, имеш. 

ҖИРЛЕККӘ КЕРӘ: Олы Карагуҗа, Кече Карагуҗа, Олы Күлбаш, Чүрчиле, Синтәк авыллары. «Северная Раифа», «Лесное озеро», «Ягода-Малина» коттедж бистәләре. «Мичурин» коммерцияле булмаган дача ширкәте. 

Олы Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкаручы Гөлчәчәк Исмәгыйлева ясаган хисапка караганда, халык тарафыннан узган чорда үзсалым акчасы 369100 мең сум җыелган. Дәүләт өстәп түләгәч ул 1 млн 845 мең 500 сум тәшкил иткән. Бу акчага биредә шактый эш башкарылган:

  • Олы Карагуҗада – асфальт юл салынган, урам утлары куелган.
  • Кече Карагуҗада – балалар мәйданчыгын әйләндереп алуга тимер койма сатып алынган.
  • Синтәктә – чишмә өстен капларга профнастил сатып алып куелган. Чишмә һәм зиратка кадәр юлга вак таш җәелгән.
  • Күлбашта – салкын су системасын алмаштыру эшләре дәвам ителгән. Зур урам юлына вак таш җәелгән.
  • Чүрчиледә – янгын сүндерү җайланмасы сатып алынган. Юлларга җәю өчен вак таш кайтарылган. 

– Үткәрелгән чаралар турында әйтеп узам, – диде җирлек башлыгы. – Җиңү бәйрәмен уздырдык. Тыл ветераннарына КФХ җитәкчесе Нәгыйм Җамалиев, шулай ук депутат Ленар Хуҗиәхмәтов ярдәме белән азык-төлек җыелмаларын тараттык. Бик зур рәхмәт аларга. Шулай ук Ленар Хуҗиәхмәтов 1нче сыйныфка баручы балаларга букчалар бүләк итте, балалар бакчасына ком тартмалары алып бирде. 

ПЛАННАРЫ ҺӘМ МАКСАТЛАРЫ:

  • үзара салым суммасын арттырып, эшләрне дәвам итү;
  • дәүләт программасы буенча юлларны төзекләндереп бетерү, күперне рәтләү;
  • мәктәп түбәсен алыштырып, киләсе елга капиталь ремонт программасына керү;
  • Күлбаш мәдәният йортын торгызу;
  • Чүрчиле авылында автобус тукталышы урнаштыру, урам уты сузу;
  • авыл юлларын һәм күп балалы гаиләләргә бирелгән җирдәге юлларны паспортлаштыру. 

– Үзебез хәл итә алмаган проблемалар да бар, – дип сүзен дәвам итте башлык. – Быел аларны үзсалым акчасына башкарырга планлаштырабыз. Әйтик, Карагуҗада үзсалымны җан башыннан 800 сум җыеп, икенче су башнясын алыштырырга, яңа чүп баклары алырга кирәк. Чүрчиледә 1000 сумнан җыеп, су башнясын алыштырырга иде. Синтәктә зиратта яңа будка куярга уйлыйбыз. Күлбашта үзсалымны 800 сумнан җыеп, су үткәрү эшләрен дәвам итәргә, юлга вак таш җәяргә исәп бар.

«Ягода-Малина» коттедж бистәсе төзелеше вәкиле сөйләгәнчә, 2024 елда гамәлгә ашырыла башлаган проектның нәтиҗәсе бар. Алар авылда яшәүчеләр белән яхшы мөнәсәбәт урнаштырырга, уңайлы инфраструктура булдырырга әзер. Суга анализ ясаганнар һәм аның бик сыйфатлы, чишмә суыдай чиста булуы ачыкланган. Киләчәктә биредә су җитештерү пункты да булырга мөмкин.

Язманың дәвамын, сорау һәм җаваплар өлешен, газетабызның №5 (7 февраль, 2025 ел) санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев