Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Якедә «Карга боткасы»

Халкыбызның элек бик зурлап, күңелле итеп үткәрелә торган язгы бәйрәмнәрнең берсе – «Карга боткасы». Әби-бабайларыбыз үзләренең борынгы бәйрәмнәрен югалтмыйча, гасырдан-гасырга, буыннардан-буынга тапшырып килгән.

– Шунысы аяныч, бүгенге көндә күп кенә бәйрәм һәм йола-күренешләр югалып бара. Менә шуны истә тотып, без милли бәйрәмнәребезнең берсе – «Карга боткасы» йоласын уздырдык. Күңелле уеннар уйнадык, учакта казанда пешкән тәмле карга боткасы белән сыйландык. Төп бурычыбыз – онытыла барган гореф-гадәтләр, бәйрәмнәрне кире кайтару, аларны яшь буынга җиткерү. «Карга боткасы» бәйрәмен ел да үткәрербез дигән теләктә калам, – дип сөйли Олы Яке мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев