Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Яке мәдәният йортының үзешчәннәре бер генә дә тик тормый

Әле шушы көннәрдә күрше Биектау районы Юртыш авылында концерт куеп кайтканнар.

⚡⚡-Урамда буран булуга карамастан, “Моңнарыбыз сезгә дәшә” дигән концерт программабыз белән юлга чыктык. Безнең чыгышны карарга килгән тамашачыларга һәм безне ачык йөз белән каршы алган клуб мөдире Гөлнур Зариповага олы рәхмәтебезне белдерәбез. Барыбызда сау-сәламәт булып, тагын очрашырга насыйп булсын, - дип фикерләре белән уртаклаша Олы Яке мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.

Халык чынлап та, якташларыбызның чыгышын яраткан. Искиткеч концерт, өлкән апаларыбызның номерлары сокландырды, берсеннән-берсе матур биюләр, Олы Якедә талантлар яши икән, дип кайтавазларын да язып калдырганнар.

Афәрин, олы якелеләр, шулай тормышны яратып, җыр-моңнан аерылмыйча яшәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев