Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Яке мәдәният йортында «Чабата» бәйрәме гөрләде

Чабата һәркемне биетә дә җырлата

Узып баручы ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф–гадәтләр елы дип игълан ителгән иде. Бу уңайдан республикабызда һәм районыбызда бихисап чаралар узды. Әлбәттә, максаты бер – буыннан-буынга күчеп килгән йолаларыбызны саклау, түкми-чәчми яшьләргә тапшыру.

Милли традицияләребезне, фольклор үрнәкләрен халык арасында таныту буенча Олы Яке мәдәният йорты коллективы гаять зур эш башкара. Нинди генә чаралар уздырмый алар, соңгысы шулай ук игътибарга лаек – «Чабата» бәйрәме!
 

– Татарстанда гомер итүче халыкларның тарихи-мәдәни мирасы зур һәм бай бит ул. Рухи хәзинәләребезне саклау һәм үстерүнең, ата- бабаларыбыздан калган милли гореф-гадәтләребезне торгызуның зур әһәмияткә ия булуын исәпкә алып, бик күңелле һәм тирән эчтәлекле «Чабата» бәйрәме уздырдык. Чарага шулай ук күрше Уразлы авылы мәдәният йортының «Язгөлем» ансамбле кызлары да чакырулы иде.

Бер сәхнәдә ике коллектив чабата турында жырладык та, биедек тә, сөйләдек тә, онытылып барган уеннарны да искә төшереп, рәхәтләнеп ял иттек. Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк, диләр. Бүгенге көндә гореф-гадәтләребезне торгызып, аңа заман төсмерләре биреп чаралар үткәрелә һәм балалар, яшьләр дә җәлеп ителә икән, димәк милләт яши, милләт яшәгәч тел яши, ягъни тормыш алга таба дәвам итә. «Язгөлем» ансамбле кызлары ике арада салган дуслык күпере нык булсын, алга таба да шулай бердәм булып, уртак бәйрәмнәр уздырырга язсын дигән теләкләрен дә белдерде. Без биш куллап риза, аралашып яшәүләргә ни җитә?! – дип сөйли Олы Яке мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.

Милләтебез сагында торучы олы якелеләргә афә­рин! Сездән яңа елда да яңа проектлар көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев