Олы Яке мәдәният йортында «Алма» бәйрәме булып узган
Алма - бакча патшасы, дип юкка гына әйтмиләр.
Җәйнең икенче яртысыннан башлап, салкын көзгә кадәр уңыш биргән, саклый белгән очракта кыш буена тәмен югалтмый торган сусыл, татлы жимеш бит ул.
-Бәйрәмгә авылыбызның унган-булган апалары алмадан кайнатма, компот, күп төрле камыр ризыклары алып килделәр. Кеше организмы өчен файдалы үзенчәлекләре турында фикер алыштык. Кичәбез чәй табыны артында күңелле уеннар белән дәвам итте, - дип сөйли Олы Яке мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев