Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Яке авылының күркәм бер традициясе бар - Яңа елның беренче кичендә бергәләшеп, дуслар, туганнар, күрше тирә-як авыллар белән очрашып, күңелле итеп бер-берсен бәйрәм белән котлап, күтәренке кәеф тарату

-Быел да 2023 елны якелеләр нәкъ менә шулай каршы алды.

⚡⚡ Гадәттәгечә, кичке бәйрәм Олы Яке авылының Яңа урамында 7нче йорт капка төбендә узды. Кичә күңелле уеннар, эстафета, җыр-бию белән үрелеп барды. “Өммегөлсем” ансамбле кызларына да бик зур рәхмәтлемен. Күрше Мари Эл республикасыннан безгә сюрприз ясап, Кыш бабай белән Кар кызы килүе бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Килгән һәркемне кайнар шурпа, коймак, чәй белән сыйладык. Яңа ел тынычлык, саулык, бәрәкәт алып килсен, - дип сөйли Олы Яке мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.

👏👏Сез, һәрвакыттагыча, актив, афәрин! Бәйрәм кәефе бүләк итеп, ял көннәрен кызыклы һәм файдалы итеп уздырасыз. Гел шулай бердәм булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев