Олы Ачасыр мәдәният йортында мәктәп укучыларына кызыклы чара оештырганнар
Олы Ачасыр мәдәният йортында мәктәп укучыларын әби-бабаларыбызның тормыш-көнкүреш әйберләре, кием-салымнары белән таныштырдык.
- Менә кышын да, җәен дә аяктан төшмәгән чабаталар, тула оеклар, шулай ук кул белән эрләп суккан тастымал, чаршау, кием-салымнарда нинди генә бизәкләр, нинди истәлек юк?
Табагач, кисәү агачы, керосин лампасы, чүлмәкләр, гөбе, тәпән, күмер белән җылына торган үтүк, җиз самавыр, бизмән, кул тегермәне, комган.
Чигүле эскәтер белән капланган аш өстәле, чаршау артында агач карават, аның өстенә тукыган палас җәелгән, йон эрли торган каба... Әлбәттә, бишеге дә бар, ул чыбылдык белән капланган.
Бу чара балалар өчен бик кирәкле һәм әһәмиятле булды, – дип яза Фәния Зыятдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев